Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:27

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җанисәп алдыннан татар халкына мөрәҗәгать кабул итте. Кайбер чиркәс оешмалары да җанисәп вакытында үз милли төркемнәрен чиркәс дип язылырга чакыра. Заманында Сталин аларны бүлгәләп төрле җирләргә урнаштырды. Хәзер алар бу хатаны төзәтмәкче.

Чиркәс милли оешмаларының кайберләре чиркәс булып язылып күп кенә проблемнарны хәл итеп булачак дип саный. Мисал өчен, алар 2014 елгы Олимпиада уеннарын Сочида уздыруга аяк терәп каршы тора. Чөнки заманында нәкъ шул Олимпиада үтәргә тиешле урында күпләп чиркәсләр үтерелгән.

Чиркәсләр үзләре моны геноцид дип атый. Ләкин 145 ел элек Русия патшасы әмере белән 300 мең чиркәснең юк ителүен әле бер ил дә геноцид дип таныганы юк. Һәм чиркәсләр бер халык буларак тупланып Олимпиаданы әлеге урыннан күчерә алуларына өметләнә.

Совет хөкүмәте бүлә

Әлбәттә, чиркәсләрнең бер милләт булып язылырга теләвенә бу төп сәбәп түгел. Мәсьәлә тирәндәрәк ята. 1920 елларда совет хөкүмәте аларны адыгей, чиркәс һәм кабарда төркемнәренә бүлә һәм башка халыклар белән укмаштырып төрле республикалар ясый.

Карачай Чиркәстәге “Адыгэ Хасэ” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Жужуев сүзләренчә, моңа кадәр җанисәптә чиркәсләр яшәгән җирлекләренә карап язылган.

“Мисал өчен Кабарда-Балкарда яшәүче чиркәсләр кабарда булып теркәлде”, ди ул.

Чиркәсләр бүгенге көндә Русиянең өч республикасында төп халык булып тора – Адыгея, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чиркәстә. Кавказда бер миллионга якын чиркәс яшәсә, чит илләрдә аларның саны 7 миллионга якынлаша.

Төрле җирдә сибелеп яшәсәләр дә...

Шулай итеп, хәзерге Кабарда-Балкар республикасындагы кабарда, Карачай-Чиркәстәге чиркәсләр, Краснодардагы шапсуглар алар чиркәс милләтенә керә. Адыгеядә шулай ук күп кенә чиркәсләр гомер кичерә.

Хәзер кайбер чиркәс милли оешмалары шул адыг, кабарда һәм чиркәс төркемнәрен “чиркәс” исеме астына тупларга кирәк дип саный.

Инде халыкара чиркәс берләшмәсе төп этнонимны билгеләүдә ярдәм итүне сорап Русия фәннәр академиясенә дә мөрәҗәгать иткән булган. Һәм алар да иң аңлаешлысы “чиркәс” дигән исем булачагын әйткәннәр. Чөнки бу Русиядә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә аңлашыла.

Адыгея парламенты депутаты Мугдин Чермин: “Мин адыгларның нәкъ шул исем белән теркәлүен теләр идем”, ди.

Башка тәкъдимнәр дә бар

Әмма шул ук вакытта болай язылып оттырырбыз дип санаучылар да бар. Мисал өчен, шул ук шапсуглар Краснодар краенда аз санлы халыклар исемлегенә керә һәм шул сәбәпле, кайбер өстенлекләргә ия. Ә чиркәс булып язылсалар, алар моннан колак кагар дип борчыла. Ләкин Жужуев советлар заманында аларга күп өстенлекләр вәгъдә итсәләр дә, аның 10%да үтәлми, ди.

Кайберәүләр чиркәс дип язарга, әмма җәя эчендә мисал өчен адыг, кабарда дип калдырырга тәкъдим итә. Ләкин Жужуев ахыр чиктә моннан нинди нәтиҗә чыгачагын билгесез булуын әйтә

“Узган җанисәп вакытында берничә мең черкәс үзләрен адыг дип язды, чөнки гади тормышта алар үзләрен шулай йөртә. Ә Русия халыклары исемлегендә андый халык юк дип аларны “башкалар” исеменә кертеп куйдылар. Шулай итеп, чиркәсләр саны кимеде”, ди ул.

Республика исеменә зыян киләчәк

Тимур Жужуев әйтүенчә, чиркәс дип язылып, алар Мәскәүгә үзләренең аз санлы түгел, ә зур бер милләт булуын күрсәтмәкче.

"Бу беренче чиратта безнең сакланап калуыбыз, мәдәниятебезне, телебезне үстерү өчен кирәк", ди ул

Тимур Жужуевтан аермалы булачак, Кабарда-Балкар республикасының “Адыгэ Хасэ” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Мөхәммәт Хафицэ сүзләренчә, Адыгея, Кабарда-Балкар республикалары шул халык исеме нигезендә булдырылган һәм әгәр аны үзгәртсәң, инде республикалар атамаларына да үзгәрешләр кертү тиеш булачак.

Татар конгрессы мөрәҗәгате: "Милләтне төрле төркемнәргә бүлгәләтүгә юл куймас өчен барсын да эшлик!
Татар конгрессы татарларны уяу булырга чакыра


Әгәр чиркәсләр берләшергә омтылса, татарлар арасында кире хәл күзәтелә. Керәшен татарлары, себер татарлары, болгарлар булып язылырга теләүчеләр әле дә бар.

2002 елгы җанисәп вакытында гомумтатар мохитендә яшәсәләр дә, 486 мишари, 32 мишэр, 39 мещеряк тапканнар иде. Моннан тыш, типтәр, типтяро-башкир, типтяро-татар кебек байтак милләтләр табылган булып чыкты.

Шул сәбәпле, җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар халкына мөрәҗәгать кабул итте.

“2002 елгы җан исәбен алуның нинди авыр шартларда узуын һәркайсыбыз яхшы хәтерли. Ул чакта Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты тырышлыгы белән бердәм татар милләтен төрле төркемнәргә бүлеп, таркатып теркәү (мишәрләр, керәшеннәр, себер, әстерхан татарлары һ.б.) күзалланган иде. Ләкин үзенең бай әдәбиятын, телен, күпкырлы мәдәниятен, сәнгатен, мәгариф системасын булдыра алган, дәүләтчелек рухын, милли үзенчәлеген гасырлар аша саклап килгән борынгы милләт бу сынауларны намус белән узды”, диелә анда.

Шулай ук җанисәп документының 7 пунктын тутырганда аеруча да игътибарлы булу сорала. “Зирәк акыл, олы җаваплык күрсәтеп, милләтебезне икеләнмичә “татар” дип яздырыйк!” Без бу юлы да халкыбызның бердәм һәм бүленмәс милләт булып калуына ышанабыз”, диелгән мөрәҗәгатьтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG