Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер эшмәкәрләре ифтар ашлары оештыра


“Биләр” исемле мәдрәсә мөдире Илдар Сафиуллин 5-6 ел инде Рамазан аеның җомга көннәрендә авыз ачу кичләренә чакыра. Дөрес, үз хисабына гына түгел – күренекле эшмәкәр Марат Якупов ярдәмендә дә. “Зәм-зәм” исемле ашханә хуҗасы Айрат Вәлиуллов Рамазан аеның һәр көнендә ифтар мәҗлесләре оештыра

“Зәм-зәм” ашханәсендә ел әйләнәсендә дин кардәшләребез хәләл ризык белән туклана ала. Шунысы да мөһим: ашханә татарның укмашып яшәгән өлешендә урнашкан. Алтактасы ерактан ук дин кардәшләребезнең игътибарын җәлеп итәрлек: бүгенге кулланыштагы рус хәрефләре белән яшел төскә гарәп имлясына охшатып язылган.

Бирегә Рамазан аеның һәр көнендә, диярлек, ифтар ашына килеп йөрүчеләр ашханә хуҗаларына чын күңелдән рәхмәт укый. Кешеләр бирегә ашарга гына түгел, Коръән тыңларга, аралашырга да килә. Ай буена һәр көн килүчеләр дә бар икән.

“Ай буе көн саен ифтар ашлары оештыру ярыйсы гына чыгымнар таләп итә. Бу чараның максатын нидән күрәсез?” дигән сорауга хуҗабикә: “Аллаһ ризалыгы өчен”, дип кенә чикләнде. “Зәм-зәм” ашханәсе хуҗасы Айрат Вәлиуллов белән әңгәмә кордык. Беренче сорау ашханәгә мондый исем бирү сәбәпләре турында булды.

Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты инде. Аллаһы Тәгалә үзе бирде, дип тә уйлыйм инде үземчә.

Ашханә үз чыгымнарын каплыймы, ягъни үз-үзен аклыймы соң?


Аллага шөкер, каплый гына түгел – кереме дә бар. Әле сәдака биргәләргә дә мөмкинлегебез бар. Хәер, кереме – икенче мәсьәлә. Иң мөһиме – шундый исемле хәләл ризык белән тукландыручы ашханә булсын.

Мөселманнардан башка халыклар, чуаш-руслар, мәсәлән, килгәлиләрме?

Киләләр, бик күп киләләр. Аракы юк, тәмәке юк – монысы да бик ошый килүчеләргә.

Шундый ук исем белән кибет тә ачып җибәргәнсең икән әле...


Аңа шундый ук исем бирү, дөресен әйткәндә, Казанга карап инде. Анда еш йөрибез, бик тәмле хәләл ризыклар белән сыйланабыз. Әнием Яңа шәһәрдә шундый ук исемле ашханә ачып җибәргән иде. Бу исемне бик уңышлы дип саныйбыз. Зәм-зәм суы үзе үк мөселман өчен изге судай кабул ителә бит.

Синең яшьтәге егетләребез арасында чын диниләрнең күплеге белән әлегә мактана алмыйбыз. Синең дингә бирелүеңнең тамырлары нидә?

Яшь вакытта ук авылда муллабыз өйрәтте. Хатыным да танышканда ук намаз укый иде. Аның әтисе - чын дини кеше. Ул да күп өйрәтте. Шулай итеп, дин юлына бастык.

Әйе, Чынлы районы башлыгы Ханәфи Рамазанов чынлап та дини кеше. Аның эш бүлмәсендә дә махсус ясалган намаз уку бүлмәсе бар – 5 вакыт намазын калдырмый ул. Бәлки, сиңа аның да тәэсире булгандыр?

Дин ягыннан булгандыр инде. Әйтик, чын мөселман тәрбиясе алган кызга өйләнүем өчен бик шатмын. Ә менә ашханәне ачу ягыннан аның ярдәме булмады. Һәм кирәкми дә. Мин үземә үзем юл ярырга тиеш, ир-ат затыннан булгач. Шуны гына әйтә алам: бәлки, бу ашханәне ачу идеясе аның тәэсире астында тугандыр дияргә була.

Рамазан ае буе көн саен шушындый мәҗлесләр җыясың. Моңа байтак акча сарыф ителәдер. Ярдәм итүчеләрең бармы соң?

Шөкер, безнең бу гамәлне хуплап, ярдәм итәргә тырышучылар бар. Алар сәдакаларына азык-төлек алабыз һәм ашатабыз. Аларның садакасын да Хак Тәгалә кабул кылсын.

Синең туган авылың – Иске Кызылсу дип ишеттем. Анда кайткалыйсыңмы?

Юк, мин анда тумаган. Әти-әнием Кызылсуныкы. Алар Яңа шәһәрдә яшиләр. Шулай да мин ике атнага бер кайткалыйм. Безнең авылда – бик яхшы. Ике мәчет бар, икесендә дә 5 вакыт намазга азан әйтелә, тәравихка йөриләр. Әле менә кичә генә кайтып килдем, әбиемне алып килдем.
XS
SM
MD
LG