Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер Путин, өч Калина, йөзләгән машина кәрваны


Рәсми чаралар төшергән сурәтләрдә Путин машинасы ялгыз барган дигән тәэсир кала
Рәсми чаралар төшергән сурәтләрдә Путин машинасы ялгыз барган дигән тәэсир кала

Русия премьеры Владимир Путинның Русиядә җитештерелгән өр-яңа Лада Калина машинасында Хабаровскидан алып Читага кадәр ике мең чакрым җилдертеп кайтуы күп сораулар тудырды.

Русия премьеры Владимир Путин бу җәйнең зур өлешен үзенең абруен шомартуга багышлады: бер көнне ул очкычтан янган урманга су сибә, икенче көнне кыргый аюларны, өченче көнне соры китларны аулый. Әйтерсең лә, тиздән сайлаулар.

Узган атнада ул җете-сары төстәге өр-яңа Лада Калина машинасына утырып, Себер якларында ике мең чакрым җилдертеп кайтты. Бу сәфәрнең төп максаты – Русиянең машина җитештерү сәнәгатен яхшы яктан күрсәтү булган булса кирәк. Путин үзе утырып барган машинаны форсат чыккан саен мактарга тырышты. Аңа ияреп йөргән журналистлар сәфәр турында даими репортажлар биреп барды. Бер урында бензин салырга туктап, андагы кешеләр: “Ни өчен бу машинаны сайладыгыз?” дип сорагач, Путин: “Ул бик уңайлы һәм ышанычлы, япон машиналарында йөргәнче сез дә аны алып карагыз, үкенмәссез”, дигән киңәш бирде.

Ләкин, Русиядә җитештерелгән машиналарга Путин үзе дә тулысынча ышанып бетми ахры. Аның бу сәфәреннән соң интернетта бер кызыклы видеоязма урнаштырылды. Забайкальски шәһәрендәге джип сөючеләрнең “Диверсант” исемле клуб егетләре Путинны озатып баручы кәрванны видеога төшереп алып, аны интернетка урнаштырган.


(Егетләр кулланган кайбер "каты" сүзләр өчен гафу үтенәбез. -Ред.)

Баксаң, бу кәрванда Путин утырган сары машинадан тыш, нәкъ шундый төстә тагын ике Лада Калина булган. Берсе, шундый ук номерлы, үзе тәгәрәсә, икенчесен эвакуатор салып алып барган.

“Диверсант” егетләре әйтүенчә, Путинга ияреп кәрванда йөздән артык машина барган: төрле джиплар, автобуслар, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, милиция, йөк машиналары. Аларның берсе дә Русиядә җитештерелмәгән, күбесе япон малы. Моңа өстәп, юл читенә тезелеп баскан тәртип саклаучылар, юл чистарту хезмәтләре.

Джип сөючеләр әйтүенчә, аларга Путин машинасын күрү өчен кайда басып торырга, үзеңне ничек тотарга, кул болгамаска, шигарьләр күтәрмәскә кирәклеген алдан кисәтеп куйганнар. Егетләр хисабына караганда, бу сәфәргә киткән чыгымнар Русиянең бер кечкенә шәһәре бюджетыннан артып китәргә мөмкин.

Бу видеоязманы берничә көн эчендә 300 меңнән артык кеше карап өлгергән. Беларус телевидениесе аның нигезендә Путин сәфәреннән көлеп репортаж күрсәтте. “Русиядә ике бәла бар иде – юллар һәм ахмаклар, хәзер өченчесе өстәлгән – юлдагы ахмаклар”, дип нәтиҗә ясый Беларус журналистлары.



Бу репортаж Русия белән Беларус арасында соңгы вакытта кыза барган мәгълүмат сугышында Минскиның Мәскәүгә чираттагы җавабы булды. Күптән түгел Русиянең бер порнорежиссеры Беларус президенты Александр Лукашенка турында “Батька бәхете” исемле фильм чыгарган иде.

Сәфәр тәмамлангач, Путин үзе йөрткән машинаны АвтоВаз музеена тапшырырга вәгъдә итте. “Өч машинаның кайсысын?” дип кызыксына Беларус журналистлары.

Соңрак Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков ни өчен кәрванда берьюлы өч сары машина булуына аңлатма бирде. “Берсендә Путин үзе барды, икенчесе – запас машина, аның кирәге чыкмады, өченчесе – бер ветеранга бүләк”, дип аңлатты ул.

Сыйфат ягыннан чит ил машиналарыннан шактый калышкан Ладалар турында Русия халкында күп мәзәкләр йөри. Бу машиналарны чыгаручы АвтоВаз ширкәтен саклап калу өчен Русия хөкүмәте күп акчалар сарыф итә.

Путинның элегрәк тә АвтоВаз машиналарына PR ясаганы бар иде. Әйтик, узган ел ул Лада Нива джибын сатып алуы белән мактанды. Бу хәбәр Ниваларның абруен күтәрергә тиеш булгандыр инде, тик берничә ай үткәч, Путин ул машинада Германиядә ясалган мотор торганын ычкындырды.

Путин йөрткән машина хәзер Мәскәү автосалонында күрсәтелә
XS
SM
MD
LG