Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыйров инде президент түгел


2 сентябрьдән Рамзан Кадыйров Чечня президенты түгел. Республика парламенты аның элекке мөрәҗәгатен хуплады. Кадыйров Татарстан да аның үрнәгенә иярер дип саный.

Парламент утырышында депутатлар төбәк конституциясенә үзгәрешләр кертү карарын кабул итте һәм “президент” атамасын “башлык” (глава) дип үзгәртергә карар кылды.

Шулай итеп, Рамзан Кадыйров хәзер Чечня республикасы башлыгы дип йөртеләчәк.

Президент кына булмасын

Президент атамасын үзгәртү тәкъдиме белән Кадыйров парламентка узган айны мөрәҗәгать иткән иде. Аның фикеренчә, илдә бары бер генә президент булырга тиеш.

“Бердәм дәүләттә бары бер генә президент булырга мөмкин, ә субъектларда алар теләсә ничек аталсын: республика җитәкчесе, хакимият җитәкчесе, губернатор һәм башкалар”, диде ул чакта Кадыйров. Хәтта ул киләчәктә имам дип йөртелергә мөмкин дигән сүзләр дә куерды.

Төньяк Кавказ республикалары президентлары теләктәшлек белдерә

2 сентябрь көнне депутатлар аның бу мөрәҗәгатен бертавыштан хуплады. Әлеге утырышта катнашкан Кадыйров журналистларга аның бу тәкъдименә барлык Төньяк Кавказ төбәкләре президентлары кушылуын әйтте.

“Мин алар белән сөйләштем. Алар барысы да илдә бары бер генә президент булырга тиешлеге белән килешә. Һәм якын көннәрдә бу мәсьәлә белән үз парламентларына мөрәҗәгать итәчәгендә иманым камил”, диде ул.

Кадыйров: Татарстан үсеш алган республика

Кадыйровтан Татарстанның бу мәсьәләдәге үзенчәлекле карашы турында нинди фикердә булуын да сорадылар. Чөнки элегрәк Татарстан президент атамасыннан баш тартырга җыенмавы әйтелгән иде.

Җитәкченең ничек аталуы төбәк халкының, парламентының үз эше. Татарстан конституциясе буенча республика җитәкчесе президент дип атала”, диде элегрәк Татарстан президенты сүзчесе Андрей Кузьмин.

Шулай ук республика юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров та: “Президент атамасын алмаштырыр өчен генә республика үз конституциясен үзгәртергә җыенмый”, дип әйтте.

Кадыйров исә Татарстанның Русиядә югары үсешкә ия субъект булуын һәм чыннан да иҗтимагый оешмаларның президент атамасын калдырырга теләвен ассызыклады.

“Ләкин, минемчә, ахыргы карар кабул иткәндә республика җитәкчелеге Татарстан һәм башка республикалар мәнфәгатьләренә һич кенә дә каршы килмәгән гомум дәүләт ихтыяҗларыннан чыгып хәл итәр”, диде ул.
XS
SM
MD
LG