Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда милиция бинасына булган һөҗүмдә 25 кеше яраланды


Таҗикстанда бер интихарчының милиция бинасы алдында бомба шартлатуы нәтиҗәсендә 25 кеше яраланды. Интихарчы бомба төялгән машинасын башкаладан 350 чакрым ераклыкта урнашкан Хуҗанд шәһәрендәге полиция бинасы алдында шартлата.

Инитихарчыдан кала, тирә-яктагы 1 кешенең дә үлүе турындагы хәбәр расланды.

Бу вакыйгага кадәр Таҗикстан президенты Имамали Рәхман илнең иминлек көчләре башлыгын вазыйфадан алган иде. Моңа сәбәп исә, хакимияткә каршы торган кешеләрнең төрмәдән качуы. Дәүләт иминлегенә янауда гаепләнеп кулга алынган 25 кеше, илнең ике төрмәсеннән качып киткән иде.
XS
SM
MD
LG