Accessibility links

Волгоград шәһәре тирәсендә чыккан янгында 500 өй янды


Русиянең көньягындагы Волгоград һәм Сарытау шәһәрләре тирәсендә чыккан яңа урман янгыннары сәбәпле кимендә 500 өй янды.

Янгыннар вакытында кимендә 6 кеше һәлак булды, яраланган дистәләгән кеше исә хастаханәгә озатылды.

750 кеше исә янгын тәэсир иткән җирләрдән иминрәк җирләргә күчерелде.

"Интерфакс" агентлыгы белдерүенчә, вакыйга турында киң мәгълүмат президентка җиткерелгән.

Узган ай челлә сәбәпле барлыкка килгән янгыннарда 50дән артык кеше һәлак булган, меңнәрчә өй зыян күргән иде.
XS
SM
MD
LG