Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда булган һөҗүмдә 40 кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Кветта шәһәрендә бомбалы һөҗүм оештырылды. Полиция шартлауда 40 кешенең һәлак булуын, дистәләгән кешенең яралануын белдерә. Бүген рамазан аеның соңгы җомга көнендә илдәге меңләгән шигый мөселман Фәләстиндәге халыкны яклап чаралар уздырган.

Әлеге һөҗүмгә кадәр Мәрдан шәһәрендә азчылыкларны хәдәф алган башка бер бомбалы һөҗүм оештырылган иде.

Полиция Мәрдан шәһәрендәге Әхмәди мәчетендә оештырылган интихар һөҗүмендә беренчел мәгълүматларга караганда, бер кешенең һәлак булуын белдерде.

Пакстанда соңгы вакытта дини азчылыкларга каршы төрле һөҗүмнәр оештырыла. Соңгы тапкыр ике көн элек Лаһор шәһәрендә шигыйлaрның дини мөрәсиме вакытында оештырылган һөҗүмдә 35 кеше үлде, 300 кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG