Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Япония парламенты Иранга каршы яңа санкцияләр кабул итте


БМО иминлек шурасының Тәһранга керткән чикләүләренә өстәп Япония үзе кабул иткән санкцияләрдә Иран банклары белән хезмәттәшлекне туктата. Шулай ук энергия өлкәсендәге инвестицияләрне дә туктату күз алдында тотыла.

Япония санкцияләр турындагы карарны узган ай кабул итте. Ләкин АКШ рәсмиләре Япониягә бу чикләүләрне тагын да кырыслатырга чакырган иде.

Мәгълүм булганча, Иран Японияне энергия белән тәэмин иткән илләр исемлегендә 4нче урында тора иде. Шулай да Ираннан нефть сатып алуга чикләү кертелми.

Күп кенә көнбатыш иле Иранның атом коралы җитештерүе турында шикләнә. Иран исә атом программы тырышлыкларының тыныч максатта булуын алга сөрә.

Япония хөкүмәте вәкиле Йошито Сенгоку соңгы чикләүләр турында ясаган чыгышында, атом коралларының таралуын туктату максатында мондый карар кабул итүләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG