Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

БМО азык-төлек бәяләренең күтәрелү мәсьәләсен карарга чакыра


БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы дөньяда соңгы вакытта ашамлык бәяләренең янәдән күтәрелә башлавы мәсьәләсен сөйләшү өчен дөнья илләрен бергә җыелырга чакырды. Оешманың бу чакыруы дөньяга иң күп ашлык саткан Русиянең кичә чит илләргә бодай сатуны киләсе елга кадәр туктату турындагы карарыннан соң яңгырады.

Челлә, корылык һәм урман янгыннарында уңышларның зыян күрүе сәбәпле, Русия башта ашлык сатуны ел ахырына кадәр тыйган иде.

БМО соңгы ике айда дөнья базарында азык-төлек бәяләренең кискен арту сәбәпләренең берсе Русиянең әлеге карарына бәйлe дип саный.. Оешма ике ел элек булган кебек, быел да азык-төлек бәяләренең күтәрелүенә ризасызлык белдерә.

Азык-төлек бәяләренең күтәрелүе мәсьәләсе каралачак җыенны 24 сентябрьдә Римда оештыру планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG