Accessibility links

Болгар тирәсендә каршылыклар


Дамир Исхаков: “Болгар цивилизациясе” дип атауның тирән эчтәлеге булмауны” әйтә. Галим Искәндәр Гыйләҗев тә, Болгар чорының әһәмиятен арттырып җибәрү дөрес түгел, ди. Шулай да халык күңелендәге якты истәлек фәнни яктан дәлилләнгән булырга тиеш дигән карашта.


“Звезда Поволжья” газетында бер-бер артлы диярлек ике мәкалә дөнья күрде. Аның беренчесе - Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәрләре: тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов әлеге басмага әңгәмәгә биргәннәр. Язма “Болгарчылык яңара” дип атала. Әңгәмәдә Болгарга кирәгеннән артык зур игътибар булуга басым ясала. Болгар һәм Зөяне торгызу өчен “Яңарыш” вакыфы оештырылу һәм археология институты булдырылу турында да һәм аларның фәнни күзлектән караганда җитешсезлекләре турында да әйтелә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков сүзләренчә, үз вакытында сәясәтчеләр татарның мәдәни тормышында Алтын Урданың ролен һәм әһәмиятен таныган иде, хәзер исә Болгарга булган артык игътибар үзенә күрә бер чигенеш тә булып тора.

“Урысларның күпчелегендә Алтын Урдага тискәре караш. Сәсәятчеләр әлеге хәлне искә алып Алтын Урдага таяна алмый”, ди Исхаков. Шуңа күрә артык нәфрәтле булмаган Болгарга игътибар бирелгәнлеге турында әйтеп китә.

Искәндәр Измайлов исә тарихка берьяклы гына караш болгарларга бернинди катнашы булмаган Пенза, Түбән Новгород, Сарытау, Әстерхан татарлары кая китә дигәнрәк сорау да куя.

Әлеге ике галим фикеренчә Болгарга гына чамадан тыш игътибар булу фәнни кысаларга берничек тә сыя алмый.

Казан федераль (Идел буе) университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев “Звезда Поволжья” газетының соңгы санында “Болгарчылык яңарамы?” дигән мәкаләсен бастырган. Исхаков белән Измайловка җавап итеп Болгарны Алтын Урданыкы дип кенә ассызыкларга нигә кирәк булды, ди ул. Бу шәһәр Алтын Урда чорында барлыкка килгән мени, монголларга кадәр булган Идел буе Болгарстанының дәвамы булып тормый мени ул? дигән сорау да куя.

“Аек акыл белән эш итсәк, безнең тарихыбыз бик бай икәнлеген онытырга хаклы түгелбез. Безнең тарихыбызда төрле-төрле чорлар, төрле дәүләтләр булган. Төрле халыклар татар халкы формалашканда эз калдырган. Бөтен нәрсәне без бер комплекста алырга тиешбез. Тарихтан ниндидер бер чорны, ниндидер бер дәүләтне ясалма рәвештә чыгарып ташларга хаклы түгелбез.

Берьяктан караганда болгарчылыкны, Болгар чорының әһәмиятен арттырып җибәрү дә дөрес түгел. Чөнки тарихыбызда хәзәр дәүләте дә, кыпчаклар да, данлыклы һәм шөһрәтле Алтын Урда да бар. Тарихыбызда һәрбер чорның үз урыны. Шуңа күрә һәрбер дәүләтне, чорны аек акыл белән күз алдына китереп аны аек акыл белән бәяләргә тиешбез”, ди Гыйләҗев.

Болгар Русия сәясәтенә кулай


Искәндәр Измайлов фикеренчә, Болгарны күтәрү Русия бүген алып бара торган сәясәткә иң кулай әйбер булып тора. “Идел буе Болгарстаны бик матур һәм үтә дә толерант ил, ә анда яшәүчеләр бөтенесе белән дә дус булган дип язу – XVIII-XIX гасыр әкияте. Екатерина II үзенең реформаларын башлаганда атарларга үзләренең кыргыйлар белән бернинди дә уртаклыгы булмауны, тынычлык яратучылар икәнлекне дәлилләргә кирәк булган”, ди Измайлов.

Искәндәр Гыйләҗев исә Болгар төшенчәсенең халык күңеленә тирән кереп урнашкан булуын әйтә.

“Болгар сүзе, Болгар чоры дигән нәрсә ул халыкта киңрәк мәгънәдә- мөселманлык чоры, дәүләтчелек мәгънәсендә кулланылган ул. Ләкин барыбер, ул безнең тарихи хәтеребездә яшәгән һәм яши. Болгар шәһәре һәм дәүләте тарихыбызның бик матур булып үскән бер вакыты.
Искәндәр Гыйләҗев

Бүгенгә кадәр анда кешеләр килә, табыналар һәм дога кылалар. Бик күп кеше үзенә “Болгари” дигән тәһәллүс алган. Димәк, ул үзеңне элекке традиция белән бәйләү дигән сүз. Ничек инде без бүген Болгар ул Алтын Урда шәһәре дип, Алтын Урда чорын гына өйрәнергә тиеш. Барсын да өйрәнергә кирәк.

“Яңарыш” фондының эшләве кирәкле нәрсә. Аны дәвам итәргә кирәк. Ләкин аның да фәнни нигезе булырга тиеш. Ансын да онытырга ярамый. Без кайвакыт бик арттырып җибәреп, тарихи контекстны онытып калдырабыз. Бүгенге көннең сәяси мәнфәгатьләреннән һәм таләпләреннән чыгып тарихны онытып җибәрәбез”, ди Гыйләҗев.

Дамир Исхаков фикеренчә дә, бүгенге көндә күтәрелә башлаган дискуссия академик галимнәр өчен эшнең хәтсез күп икәнлеген дәлилли. Сәясәтчеләр тормышка ашыра торган эшләр авырлыклар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, җитди фикер алышулар да таләп итә.
XS
SM
MD
LG