Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан Русиягә газ сатуны ике тапкырга арттыра


Азәрбайҗан белән Русия арасында энергия һәм иминлек өлкәсендә бер ничә килешүгә кул куелды. Кул куелган килешү нәтиҗәсендә Азәрбайҗанның "Газпром"га саткан газ күләме 1 миллиард кубометрга арттырыла. Киләсе елдан башлап Русиянең Азәрбайҗаннан алган газ күләме ике тапкырга артачак.

Килешү Русия президентының Азәрбайҗан сәфәре вакытында имзаланды. Медведев белән Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев арасында булган сөйләшүләрдә, Карабах низагына тыныч юлдан чара табу кирәклегенә басым ясалды. Ике президент шулай ук башка халыкара мәсьәләләр турында сөйләште.
XS
SM
MD
LG