Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:14

Шул нисбәттән бу якшәмбедә Молдовада референдум узды. Соңгы ун елда президентны парламент билгели иде. Әмма узган елгы сайлаудан соң ил сәяси көрчеккә терәлде. Референдумда катнашучыларның күпчелеге “әйе” дип җавап бирсә, киләчәктә президентны халык сайлаячак.

Молдовада президент булган коммунист Владимир Воронинның үз вазыйфасыннан китүенә инде бер ел узды. Әмма парламент яңа президентны билгеләр өчен кирәк булган 61 тавышны әле дә җыя алмый.

Чөнки парламенттагы 101 урынның 48 коммунистлар алып тора. Һәм узган елның ноябрендә алар президент сайлауларына бойкот белдерде.

“Коммунистлар фракциясе бу демократиягә каршы тамашада һәм “Европа интеграция альянсыннан” булган президент намзәте өчен тавыш бирүдә катнашмаячак”, диде Постойко

Молдова референдумга әзерләнә

Бер коалициягә кергән дүрт фирка шулай ук 2009 елның декабрендә дә Демократик партия җитәкчесе булган Мариан Лупуны президент итеп билгеләргә тырышты. Ләкин кирәкле тавыш җыелмады.

Президент билгеләүгә тавыш җитмәсә дә, парламентта күпчелек булу сәбәпле, коалиция 5 сентябрь көнне референдум уздыру карарын чыгаруда авырлыклар кичермәде.

Шулай итеп якшәмбе көнне молдованнар президентның халык тарафыннан сайлануына үз мөнәсәбәтен белдерәчәк. Әлеге тәртип моннан ун ел элек беткән иде.

Кишинев урамында исемен әйтергә теләмәгән бер кеше хәзерге хәлне туктатырга кирәк дип әйтә.

“Без референдумга барырга һәм “әйе” дип җавап бирергә тиеш. Шул чакта без үз президентыбызны сайлый алачакбыз”, диде ул.

Коммунистлар референдумга каршы

Әмма коммунистлар фиркасе кешеләрне референдумга бармаска өнди. Сайлауда катнашырга тиешле кешеләрнең өчтән бере катнашса инде референдум узган дип санала.

2000 елдан алып тугыз ел парламентта идарә иткән коммунистлар фиркасе әле дә илдә иң танылган фирка булып кала. Ләкин соңгы елларда аларның абруйлары бераз түбәнгә тәгәрәде.

Коалициягә кергән дүрт партия дә референдумда халыкны “әйе” дип тавыш бирергә чакыра. Әгәр халыкның күпчелеге “әйе” дип тавыш бирсә, яңа сайлау мөгаен ноябрьдә узар.

Әмма шунысы кызык, югары мәхкәмә элекке президент Воронинның өченче тапкыр президентлыкка дәгъва итү мөрәҗәгатен кире каккач, коммунистларның бу урынга тәкъдим итәрлек уңышлы намзәтләре юк.

Шул ук вакытта Лупу һәм коалициядәге либерал-демократик фиркадән, премьер Влад Филат президент сайлавында катнашырга җыенуына ишарә итте.

Русия зур кызыксыну белән күзәтә

Русияне һәрвакыт Молдова сәяси тормышы кызыксындыра иде. Мәскәү Воронинны яклап килде һәм яңа коалициянең көнбатыш тарафлы булуы аңарда борчылу тудырды.

Хәзерге вакытта вакытлыча Молдова президенты вазыйфаларын башкаручы Михай Гимпу белән Русия арасындагы киеренкелек нигездә июнь аенда башланды. Гимпу 28 июньне “Советлар басып алу көне” дип уздыру хакында карар чыгарды. Июль аенда югары мәхкәмә моны кире какты.

Мәскәү Филат, ә бигрәк тә элек коммунистлардан булган Лупу белән мөнәсәбәтләрен яхшырта.

Аналитик Владимир Сокор күптән түгел “Мәскәү Лупуны коалициядән чыгып коммунистлар белән яңа блог төзергә чакыра” дип язып чыкты. Шулай ук Сокор узган айда Воронинның Мәскәүдә булуын, әмма анда сөйләшенгәннәрнең киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәвен әйтте.

“Кишинев журналы” журналисты Петру Богату сүзләренчә, Мәскәү әле дә басымны Мариан Лупуга ясый. Лупу Владимир Путин җитәкләгән “Бердәм Русия” фиркасе белән тыгыз хезмәттәшлектә тора.

XS
SM
MD
LG