Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан думасына сәяси яу башланды


Бу көннәрдә муниципаль сайлауларда катнашучы намзәтләрне теркәү тәмамлана. Казан шәһәр думасындагы урыннар өчен хакимияткә якын көчләр, коммунистлар, уңчылар һәм милләтчеләр дә көрәшеп карамакчы.

Җомга Казан Думасы утырышы алдыннан сәяси чара булып алды. Җыенга килүче депутатларны ятып үткәрелгән пикет һәм "Бердәм Русия" байраклары каршы алды.

"Бердәм Русия" фиркасенең зәңгәр байраклары һәм шул төстәге кием кигән яшьләре ерактан ук игътибарны үзенә тартып торды.

“Бердәм Русия”леләр: "Без фирканең сайлау алды “Сәламәтлек” программасын яклау йөзеннән чыктык", дип әйтте. Әмма башка бернинди аңлатма бирмәде. Куе зәңгәр төстәге байрак һәм киемнәр кигән яшьләр кече һәм урта эшмәкәрләрек оешмасы үткәргән пикет янына килеп баскан иде.

Каршылык чарасына чыгучылар шәһәр хакимиятләре белән урамдагы киоскларын калдыру өчен көрәшүче эшмәкәрләрне яклап чыгуын хәбәр итте. Бу кешеләр "Эшсез калсак, аякларны сузачакбыз", дип каршылык чарасын Казан ратушасы каршында җиргә ятып үткәрде.

Алар янында урта һәм кече эшмәкәрлек лигасы вәкиле, сәясәтче Дмитрий Бердников күренде. Бу чараны оештыруда ул да катнашкан. Ул да Казан шәһәр думасы сайлауларында катнашачак. Алай гына да түгел, ул Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән бер бүлгедә көрәшергә җыена.

"Бердәм Русия" фиркасе дә әкренләп үзен күрсәтә башлады. Күптән түгел, бу фирка хатын-кызларның сәясәттә катнашуы турында түгәрәк өстәл сөйләшүен үткәрде. Шулай ук "Бердәм Русия"нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең ике еллыгы турында да мәкаләләр күренде.

Сәяси спектр

Гомум алганда Казан Думасы сайлаурында бу юлы көрәш ике фирка белән генә чикләнмәскә мөмкин, оппозициянең сайлану ихтималы да бар ди сәяси күзәтүчеләр.

Бу юлы сайлаучылар фиркаләр арасында хакимияттәге “Бердәм Русияне”, элекке елларда Татарстанда рөхсәт ителмәгән “Гадел Русия” вәкилләрен күрә алачак. Коммунистлар партиясе дә Казан һәм башка төбәкләрдәге җирле сайлауларда актив катнашырга вәгъдә итә.

Шулай ук сайлау исемлекләрендә ЛДРП фиркасе вәкилләрен күреп була. Шулай ук либерал карашлы көчләрне берләштерүче “Правое дело” фиркасе тарафдарлары да бу юлы сайлауларда катнашачак. Аның бер вәкиле Фәрит Зәкиев шул ук вакытта татар милли хәрәкәт вәкиле дә икән. Милли хәрәкәт сәяси фиркаләргә ышанмаса да, сайлауда катнашудан файда булуында шикләнсә дә, Фәрит Зәкиев намзәтен якларга булган. Бу хакта, Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Галишан Нуриәхмәт әйтте.

Зур бизнес вәкилләре дә депутат кенәгәсен алмакчы. Төзелеш ширкәтләре, зур керемле ширкәт вәкилләре"Бердәм Русия" исеменнән түгел, аерым баралар.

Әмма хакимият фиркасе исеменнән баручы намзәтләр дә ярлы кешеләр түгел. Аларның сайлауларны үткәрергә акча һәм башка мөмкинлекләр дә бар, дип яза кайбер Казан газетлары. Мәсәлән "Водоканал" ширкәте җитәкчесе Андрей Егоров, метро төзелешен алып баручы ширкәт җитәкчесе Марат Рәхимов һәм башка түрәләр дә сайлау көрәшенә кушылырга әзерләнеп тора.

25 бер мандатлы бүлгеләрдән тыш, тагын шул хәтле депутат партия исемлекләре белән сайланачак. Анда да дәрәҗәле, бай кешеләрнең, зур түрәләрнең исемнәрен күреп була.

Оппозициянең үтү ихтималы бар

Шуның белән бергә үткән еллардан аермалы буларак, Казан Думасына оппозиция дә үтеп керергә мөмкин. “Звезда поволжья” газетасы баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, Коммунистлар фиркасе, Либерал демократик фирканең һәм "Правое дело" фиркасенең Казан Думасында берничә урын алуы мөмкин, дип саный. Аның фикеренчә, 50 урыннан кимендә 4-се оппозиция викилләренә биреләчәк, дип фаразлый Әхмәтов.

Татарстанда 10 үктәбердә буласы җирле сайлауларда барлыгы 8 меңләп депутат сайланырга тиеш. Шәһәрдә яшәгән халык саны 100 меңнән арткан шәһәрләрдә сайлаулар сәяси исемлек һәм маҗоритар система белән үтәчәк. Казаннан тыш бу исемлеккә Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама керә.
XS
SM
MD
LG