Accessibility links

Яңа Зеландиядә көчле җир тетрәү булды


Яңа Зеландиянең көньягындагы Крайстчёрч шәһәрендә җирле вакыт белән сәгать 4.30да җир тетрәве булды. 7 дәрәҗәле зилзиләдә үлүче булмады, 2 кешенең яралануы белдерелә.

350 мең кеше яшәгән шәһәрдә булган каты җир тетрәүдә олы юллар биналар зур зыян күргән.

Яңа Зеландиянең икенче зур шәһәрендә булган әлеге җир тетрәүдән соң хөкүмәт илдә гадәттән тыш хәл игълан итте.

Яңа Зеландиядә мондый көчендәге җир тетрәү 42 ел элек булган, анда 3 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG