Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада референдум уза


Молдовада президент сайлаy буенча референдум уза. Тавыш бирү җирле вакыт белән кичке 9-га кадәр дәвам итәчәк.

Референдумда тавыш бирү процессын 250-дән артык җирле һәм чит ил күзәтүчеләр дә карап бара.

Агымдагы Молдова президенты Миһаи Гимпу бүген референдум өчен тавыш биргәннән соң ясаган чыгышында сайлауның ил халкы өчен зур форсат булуын белдерде.

"Әгәр конституция көчле парламент, хөкүмәт һәм көчле президент булуын шарт куша икән, барлык бу көч страктурасы бергә эшләргә тиеш. Ватандашларның ирекле милләт буларак үз хокукын куллануны сайлар дип өметләнәм" диде.

Хәзергәчә булган канун нигезендә президент бары тик парламент аша гына сайлана ала иде. Ләкин депутатлар бер елдан артык яңа дәүләт башлыгын сайлый алмый. 2009 елның июль аеннан бирле хакимиятне коммунистлардан үз идарәсенә алган 4 партиядән торган коалиция хөкүмәте президентны сайлау өчен күпчелек тавышны җыя алмый иде.

Әгәр референдумда катнашучыларның күпчелеге “әйе” дип җавап бирсә, 14 ноябрьдә 10 елдан соң илдә кабат президент сайлавы узар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG