Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бал ярминкәсе үтте


Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Уфада бал ярминкәсе үтте. Анда республиканың 43 районыннан җәмгысе 277 умартачы катнашты.

Әлеге ярминкә җиденче тапкыр оештырылды. “Баллы Башкортстан” исемле VII махсуслаштырылган күргәзмә-ярминкә дип тәкъдим ителде ул. Ел да сентябрь башында оештырылучы бу зур чара быел да башкаланың ике урынында – Яшьләр мәдәният сарае алдындагы мәйданда һәм Орджоникидзе исемендәге мәдәният сарае каршындагы зур мәйданда үтте.

4-5 сентябрь көннәрендә оештырылган сәүдә барышында 60 тоннадан артык табигый, хуш исле умарта балы сатылган, дип әйтелде. Күргәзмә-ярминкәнең бәйге өлеше дә булды. Аңа йомгаклар ясагач, җиңүчеләрне билгеләде.

“Умартачылык продукциясенең югары сыйфаты һәм аның күптөрлелеге” дигән бәйгедә Белорет районыннан килгән тәҗрибәле умартачы Сергей Тихонов җиңеп чыкты.

Башка төр бәйгеләрдә Учалы, Архангель районнары балчылары уңышы югары бәя алды. Ә инде әлеге күргәзмә-ярминкәдә үз районын иң яхшы тәкъдим итүче дип Нуриман районы балчылары танылды. Бу район уңганнарына диплом һәм мактау касәсе тапшырылды.

Бәйге шартларына нигезле, әлеге касә күчеп йөрешле, шуңа күрә дә киләсе елда ул башка җиңүче районга тапшырыла ала.
XS
SM
MD
LG