Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер җанисәпкә әзерләнә


Сембер хакимияте бинасында “2010 елгы җанисәп – төбәк алгарышын фаразлауның мөһим чарасы” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Сембер татарларының газеты “Өмет”нең соңгы санында җанисәпкә байтак урын бирелгән.

“Өмет”нең беренче сәхифәсендә үк Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате игътибарны җәлеп итә. Язманы “Без – татарлар! Без бердәм! Мы едины!” дигән язулы Кол Шәриф мәчете төшерелгән шигарь бизи. Мөрәҗәгать Мәскәүнең башка корткычлык гамәлләренә дә игътибар юнәлтә һәм тиешле бәя бирә. Ул менә ничек тәмамлана: “Халкыбызның иминлеге өчен! Бердәм! Бергә! Мәңгегә!”

Сембер хакимияте дә җанисәп мәсьәләсенә битараф түгел. Хакимият бинасында “2010 елгы җанисәп – төбәк алгарышын фаразлауның мөһим чарасы” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Андагы фикер алышуда өлкә хакимияте, статистика идарәсе вәкилләре, милли-мәдәни автономияләр һәм милли оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре һәм галимнәр катнашты.

Өлкә хакимиятенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафин белдерүенчә, өлкәдә 111 милләт вәкиле яши. "Иң күбе руслар – 72%. Икенче урында – 12% белән татарлар. Ә чуашлар өлкә халкының 8% тәшкил итә. “Мәгариф системына укучылар саныннан чыгып акча бүлеп бирү милли мәгарифне куркыныч астына куя. Өлкә хөкүмәте, Русиянең региональ үсеш министрлыгы белән берлектә, дәүләтнең милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру турында махсус програм әзерли", ди Рәмис Сафин.

Өлкәнең дәүләт статистика идарәсе хезмәткәре Таисия Костина җанисәпнең ничек оештырылуы турында мәгълүмат бирде. Җанисәпчеләр һәркемгә 25 сорау бирәчәк. Иң мөһиме – кешенең милләте һәм туган теле турында. Чөнки паспортта да милләт күрсәтелмәгәч, милләтне һәм туган телне исәпкә алу булмагач, җанисәп моңа кагылышлы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булып кала.

2002 елгы җанисәптә 97 якташыбыз үз милләтен күрсәтүдән баш тарткан. Шулай да өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов фикеренчә, быелгы җанисәптә, 2002 елгыныкы кебек үк, яшьләрдә милли горурлык хисен уятуга үз өлешен кертәчәк.

Өлкәнең дәүләт статистика идарәсе җитәкчесе Дмитрий Гудз әйтүенчә, җанисәп “Русия өчен һәркем мөһим” дигән шигарь астында уздырылачак. Ул милли һәм дини оешмалар җитәкчеләренең җанисәптә актив катнашуын тәэмин итәргә өндәде.

"Өмет" газетына кайтсак, анда да җанисәптә бары тик татар дип кенә язылырга өндәүче шигырьләр шәлкеме бирелгән. Алардан берничә өзек тәкъдим итәбез.

Таралганбыз, сибелгәнбез төрле тараф-якларга.
Милләтне бер-бөтен итеп кирәк безгә сакларга.
Мишәр, типтәр, дип тә аны бүлгәләмик кисәккә.
Таркалып бетсә – татарны кем дә алмас исәпкә.
(Рифкать Хисмәт)

Татар итеп тудырганга рәхмәт анама.
Татарлыгым сеңгән инде минем каныма.
Татар булып аяк бастым гомрем язына.
Разый булып өйләндем мин татар кызына.
(Нәби Галиуллов)

Мишәр мин, дип горурланам – татарымның бер төре.
Бар халыклар арасында шиңми калган бер гөле.
(Камил Хәмзин)
XS
SM
MD
LG