Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Молдова халкы референдумга килмәде


Молдованың үзәк сайлау комиссиясе реферндумга халыкның 30.98% килде, дип хәбәр итте. Бу референдумда тавышка куелган мәсьәләне хәл итү өчен кирәк булган 33.33%тан азрак булды.

Соңгы ун елда президентны парламент билгели иде. Әмма узган елгы сайлаудан соң ил сәяси көрчеккә терәлде. Референдумда катнашучыларның күпчелеге “әйе” дип җавап биргән булса, киләчәктә президентны халык сайлар иде.

Молдовада президент булган коммунист Владимир Воронинның үз вазыйфасыннан китүенә инде бер ел узды. Әмма парламент яңа президентны билгеләр өчен кирәк булган 61 тавышны әле дә җыя алмый.

Парламенттагы 101 урынның 48 коммунистлар алып тора. Һәм узган елның ноябрендә алар президент сайлауларына бойкот белдерде.

XS
SM
MD
LG