Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәрәңге базарны "кыздыра"


Бәрәңге базарны кыздыра
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00
йөкләү

Казан базарларында беларус бәрәңгесе сатыла башлады. Аны сатып алыр өчен халык көннәр буе чират тора.

Казан базарларында беларус бәрәңгесе сатыла башлады. Аның килограммы 17 сум, шуңа да карамастан аны сатып алыр өчен халык көннәр буе чират тора.

Узган ялларда Казанның Идел буе районы базарында инә төшәрлек тә урын юк иде. Олысы-кечесе берсеннән икенчесенә йөреп, бәрәңге белән тутырылган машиналарны каравыллады. Машиналар һәр ярты сәгать диярлек алмашынып торса да, бәрәңге бөтен кешегә җитмәде. Ярминкә ачылганнан ук бәрәңгегә чиратка баскан Тәнзилә Әмирханова, әле төшкә дә капчык селкеп басып тора иде. Озак көтелгән бәрәңгене аңа әйткәләшеп кенә алырга туры килде.

“Өч сәгать бәрәңге алырга дип чират тордык, бәрәңге җитмәде. Яңа машина килгәч аның артыннан чаптык, яңа чиратка бастык. Хәзер сатучысы бу минем машина дип, башкаларга сатмакчы. Үз машинасы өйдә инде аның. Монда синеке минеке юк, бу бит базар”, ди Тәнзилә Әмирханова.

Алыпсатарларга киртә куелмаган

Бәрәңге тирәсендәге шушы хисләр ташкынының сәбәбе - Казан базарларында беларус бәрәңгесенең сатыла башлавы. Хөкүмәт програмы нигезендә аның килограммын 17 сумга саталар. Әмма шул ук бәрәңгене 22 сумга сатучы эшмәкәрләр дә бар. Кыйммәт бәяне алар юл чыгымнарына бәйли. “Хөкүмәт Татарстанга кайтартылган бәрәңгенең чыгымнарын үзе каплый, ә без бу чыгымнарны бәя күтәреп каплыйбыз”, ди алар.

Ярминкәдә Чаллы, Арча, Питрәч, Балтач бәрәңгеләрен дә саттылар, анысы инде килосы 20 сумнан иде. Бәрәңгенең төрле бәягә сатылуында халык алыпсатарларны гаепли.

“Кичә бөтенесе бәрәңгенең килограммын 17 сумга сатты, бүген 20 сумга сатучылар да бар. Бу нинди эш инде? Алдан ук әйтелгән икән 17 сум дип, шул бәя үзгәрмәскә тиеш”, ди ярминкәгә чыккан Таһир Сафиуллин.

Сатучылар сүзләренчә, алыпсатарлар белән көрәшү максатыннан хөкүмәт кеше башына 4 капчыктан артыграк сатарга рөхсәт бирмәгән. Халык исә моңа риза түгел. 10 капчык бәрәңге алырга теләсәң, ике тапкыр чират торырга туры килә, диючеләр бар.

Черек тә, ярмалы да: фикерләр төрле

Башка елларда күпләр сыйфатына карап, Татарстан бәрәңгесенә өстенлек биргән. Быел инде өч сумга арзан булуы сәбәпле, күпләр беларус бәрәңгесенә чират тора. Бу бәрәңгенең сыйфаты турында төрле кеше төрле фикер әйтә:

“Ашап караган юк әле. Танышлар алды, бик тәмле, ярмалы диләр”, ди Таһир Сафиуллин.

“Бер таныш алты капчык алам дип килгән иде, беларус бәрәңгесе черек дип өчне генә алды”, ди Рәис Сафин.

Хөкүмәт белдерүенә караганда, Беларустан китерелгән бәрәңге Казанның Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районы базарларында сатылачак. Бәягә килгәндә, республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы бәрәңгенең килограммын шул 17 сумнан арттырмаячагын вәгъдә итә. Министрлык, бәрәңге бөтен кешегә җитмәячәк дип тә борчылырга кирәкми, чөнки Беларустан Татарстанга тагын 45 мең тонна бәрәңге кайтарылачак дип тә тынычландыра.

Август аенда Татарстан президенты Миңнеханов Минскидә "бәрәңге сөйләшүләре" үткәргәндә, Татарстанга Беларустән барлыгы 100 мең тонна бәрәңге кайтару нияте турында әйткән иде. Соңрак исә Беларус ягының бу хәтле бәрәңге сата алмавы ачыкланды, бу да халыкта яңа куркулар уятты.
XS
SM
MD
LG