Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Грозный” исемен яратам”


"Грозный - дөнья үзәге"
"Грозный - дөнья үзәге"

Европаның иң зур мәчетен төзеткән Рамзан Кадыйров Грозныйда дөньяның иң зур дин йортын салырга хыяллана. Балачакта исә Рамзанның Грозный шәһәр башлыгы буласы килгән. Егет кеше шәһәрнең исемен бик яраткан.

"Мин Аллаһның колы, мин үз гомеремне ходайга хезмәт итүгә багышлыйм. Мин бөтен дөньяга ислам сугышка чакырмый һәм мөселманнар иң дөрес кешеләр дип исбатларга тырышам", диде Кадыйров "Огонек" журналына.

Кадыйров үзен террорчылар үтерсә "җәннәткә эләгәчәген, чөнки үз халкы һәм үз дәүләте өчен һәлак булачагын" әйтә.

“Дәүләтебез Русия белән шаяруга юл куймыйбыз”

“Без бу дөньяга вакытлыча гына килгән. Үлгәч-үлгәч инде берәр мөһим әйбер өчен һәлак булырга кирәк”, ди Кадыйров.

Рамзан Кадыйров, эчке эшләр министры Руслан Алханов (уңда) һәм Русия Дәүләт думасы депутаты Адәм Делимханов

“Чечнядыгы рәсми түрәләр аны хәтта телевидение аша да падишаһ дип кенә атый. Парламент башлыгы, президент урынбасарлары, министрлар, гомумән, аның тирәсендәгеләр Кадыйровны шулай падишаһ дип йөртә”, ди “Төньяк Кавказ” газеты журналисты Руслан Мартагов.

Рамзан Кадыйров өчен президент булу инде үтелгән юл. Ул президент атамасыннан баш тартып башка республикалар җитәкчеләрен дә аның бу тәкъдимен хупларга чакырды.

Чеченнарда югары идарә нәселдән-нәселгә күчеп килмәгән, династияләр булмаган, шуңа Кадыйров тирәсендәгеләр моңа борчыла.
Грозный үзәгендә Әхмәд Кадыйров мәчете

Балачакта Рамзан Кадыйров Грозный башлыгы булырга хыялланган.

“Шәһәрнең исеме бигрәк тә ошый иде үземә”, диде Чечня башлыгы.
XS
SM
MD
LG