Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда АКШка каршы җыен узды


Әфганстан башкаласында АКШка каршы урам җыенында йөзләгән кеше катнашты. Пикетны оештыручылар АКШтагы бер чиркәүнең 11 сентябрь көнне Корьән китабын яндыру ниятенә каршылык белдерде.

Җыенда Әфганстан парламенты депутатлары, җирле хакимият вәкилләре һәм руханиләр катнашып илдән чит ил гаскәрләрен чыгаруны таләп итте.

Американың Флорида штатындагы Гейнсвилл шәһәре чиркәве 11 сентябрьдә террор һөҗүмнәренең 9 еллыгын искә алу уңаеннан Корьән китабын яндыру планнары турында белдергән иде.

АКШның Кабулдагы илчелеге чиркәүнең бу планнарына тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG