Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:36

Русиядә 2002 елда узган халык санын алу нәтиҗәләре шуны күрсәтте: тулаем алганда татарларның саны артмады. Киресенчә, кайбер төбәкләрдә 1989 елда узган җанисәп белән чагыштырганда, 20 меңгә кадәр кимү күзәтелә. Октябрь аенда узачак халык санын алу алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Русиянең барлык төбәкләрендә Татар мәдәнияте көннәре уздырырга булды.

Русиядә халык санын алу 1989 һәм 2002 елда оештырылды. Җанисәп мәгълүматларына караганда, Башкортстан, Саха-Якутия, Мордовия, Удмуртия, Коми республикаларында, Свердлау, Әстерхан, Чиләбе, Новосибирски һәм башка өлкәләрдә татарлар саны бер меңнән алып 20 меңгә кадәр кимегән. Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев моны икътисади, сәяси, демографик сәбәпләр, милли үзаңның түбән булуы белән аңларга чакыра.

Татарлар арткан урыннар да бар


2002 елда булган халык саны алу нәтиҗәләренә
таянсак, кайбер төбәкләрдә татарлар саны кимегән вакытта, киресенчә, арткан урыннан да бар. Мисал өчен, Татарстанда артым 235 меңгә җиткән. Татарстаннан кала, Ульян, Оренбур, Самар, Пенза, Төмән, Сарытау, Мәскәү, Волгоград өлкәләрендә, Чуашстан республикасында, Ставрополь краенда, Мәскәү шәһәрендә, Ямал-Ненец округында татарлар саны арткан. Хәтта урыс төбәге саналган Ростовта да татарлар 734 кешегә күбәйгән. Ә шул ук вакытта татарлар күпләп яшәгән Түбән Новгородта татарлар сигез меңгә кимегән.

Фәрит Уразаев татар халкында демографик хәлнең начар торуын милли үзаңның түбән булуыннан күрә. Чөнки татар егет-кызлары башка милләт кешеләр белән гаилә кора. Ә алардан туган балалар, бигрәк тә урыслар күпләп яшәгән төбәкләрдә, үзләрен татар дип санамый. Моны татарлар арасында катнаш никахларның күп булуы да күрсәтә. Мисал өчен, ирләр арасында бу сан 43% булса, хатын-кызларныкы исә 47%ка җитә.

Фәрит Уразаев фикеренчә, 10% катнаш гаиләләр булу фән ягыннан да файдалы. Әмма бу сан 40%тан артып китсә, моның астында ассимиляция сәясәте ятуы күренә.

Татарлар өчен җанисәп – сәясәт


2002 елда узган халык санын алу – аның нигезендә тирән сәясәт ятуын күрсәтте. Милли республикаларның калу-калмавы, гомумән, Русиядә милләтләрнең киләчәге халык санын алу вакытында хәл ителә. Белем бирү стандартларыннан 309нчы канун нигезендә милли-төбәк компонентының төшерелеп калдырылуы да, Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бары тик урыс телендә бирдерү боерыклары да урыс булмаган халыкларның, беренче чиратта татарларның Мәскәү сәясәтенә каршы тора алмавыннан килә дип санала.

Фәрит Уразаев
Фәрит Уразаев сүзләренчә, Мәскәүнең җанисәп вакытында халыкларны, шул исәптән татарларны, төрле милли, дини төркемнәргә бүлеп санарга тырышуы Европа колонизаторлардан ук калган ысул.

“Җанисәпнең сәяси үзенчәлеге бүген генә туган проблема түгел. Европа илләре Африканы колония итеп тотканда, андагы халыкларны вак этнографик төркемнәргә бүлеп, аларны каршылыкта тотып, үзләренә кирәкне эшләгән. 2002, 2010 ел җанисәп мәсьәләләренә күз салсак, монда инде фәнни яктан өйрәнелгән хәлләр күренә. Татарны бүлү бер әйберне күрсәтә: татар халкы укмашкан, милләт булып формалашкан, гел хәрәкәттә булган, борынгы мәдәниятле, бай тарихлы милләт. Әйтергә кирәк, милек бүлү чорында татар анда катнаша, сәяси өлгергәнлеген күрсәтә. Шуңа аның бу халәтен тоемлау сәясәте алып бару күзгә чалына.

Җанисәп татарларны сәяси җаваплык тойганга күрә, тагын да активлаштыра. 2002 елда милләтне эчтән таркату ысулы кулланылса да, без бертавыштан “татарлар” дип җавап бирдек. Халык санын алганда гына милләт язмышы турында уйламыйк. Иң югары җитәкчеләрдән алып, гади кешегә кадәр көндәлек тормышта татар теле, гореф-гадәтләр, дин турында кайгыртып, аны киләсе буыннарга тапшырсын”, ди Фәрит Уразаев.

Татар-башкорт арасы

Җанисәп мәгълүматларына карасак, 1989 ел белән чагыштырганда, Чиләбе өлкәсендә татарлар саны 20 меңгә, Свердлауда 16 меңгә, Пермь краенда 14 меңгә якын кимегән. Ягъни 1989-2002 еллар арасында бу төбәкләрдә татарлар үрчи алмаган, киресенчә, кими барган. Фәрит Уразаев фикеренчә, бу җирләрдә татарларны башкортлаштыру сәясәте алып барылган. Башкортстан сәясәтенә икътисад проблемалары да килеп кушыла. Мисал өчен, Пермьда күмер шахталары ябылгач, татар шахтерлары Татарстан белән Башкортстанга күчеп кайта. Шулай да татарларның иң нык кимегән урыны – ул Башкортстан. Анда татарлар саны 130 меңгә азайган.

“Соңгы 15 елда татар-башкорт проблемасы куертылды. Пермь, Оренбур, Курган, Чиләбе, хәтта Сверлау өлкәсенең кайбер районнарында да үзләрен башкорт милләтеннән дип күрсәтүчеләр булды. Әмма бу борынгы ике халык мәдәниятләренең тәэсирләшү чиген үзләре билгеләргә тиеш, монда сәясәт катнашырга тиеш түгел. Башкортстанда президент алмашу вакытында күп татарлар үзләренең кайсы тамырдан, милләттән булуларына яңадан тирән игътибар белән карап, ата-баба рухына таянып, үз милләтләрен “татар” дип күрсәтерләр дип уйлыйм”, ди Фәрит Уразаев.

Казаннан төбәкләргә төркемнәр чыгып китте инде

Сентябрь аенда Казан зыялыларыннан тупланган төрле төркемнәр Русиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татарлар белән очрашулар оештырыр дип көтелә. Әмма бүгенгә кадәр халык санун алу кампаниясендә иң зур югалту булган Башкортстанга бару-бармау хәл ителмәгән. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Чөнки 2002 елда Татарстан вәкилләренә Башкортстан татарлары белән очрашулар оештырырга мөмкинлек бирмәделәр. Аның каравы, Фәрит Уразаев 2002 елда бер атна дәвамында күрше республика татарлары белән очрашулар оештыруын искә ала.

Шулай да Русия төбәкләрендә татар мәдәнияте көннәрен оештыруда хәл ителмәгән мәсьәләләр булса да, инде Иркутски өлкәсе татарлары белән очрашуга Казаннан бер төркем чыгып китте. Шулай ук 2002 елгы җанисәптә татарлар кимегән төбәкләргә дә татар галимнәре, җырчылары, шагыйрьләре юлга кузгалырга тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG