Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марков: Русия Татарстанга “тимәскә” вәгъдә итте


Дәүләт думасы депутаты Сергей Марков Азатлык радиосына Русиягә кергән республикаларда президентлар бетәчәк, әмма Татарстан өчен чыгарма булырга мөмкин, дип белдерде.

Русия Дәүләт думасы депутаты, сәясәт белгече Сергей Марков Азатлык радиосына президент атамасының Татарстанда гына калу сәбәпләре турында сөйләде.

“Татарстанга үз вакытында Русиядән чыгарга ирек бирелсә, бу Чечня сугышыннан да катырак кан коешка китерер иде”, ди сәясәтче Сергей Марков.

Әмма Русия белән Татарстан җитәкчелеге ул вакытта килешә алган һәм вәгъдәләр бирешкән.

“Вәгъдәләрнең берсе – Русия эчендә Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау турында иде”, ди Марков.

Икенче сәбәп итеп Марков Татарстан һәм татар халкының нык һәм көчле булуын атады.

“Русиядә яшәүче татарларның тынычлыгы бөтен ил өчен мөһим”, диде сәясәтче.

Сергей Марков киләчәктә Русиядә президентлар һәм республикалар булмаячак, була калса – бер Татарстан гына калырга мөмкин, дип саный.

Дәүләт думасы депутаты Сергей Марков белән әңгәмәне Азатлыкның сишәмбе 7 сентябрь тапшыруында тыңлагыз.



Сергей Марков бу әңгәмәдә "татарлар сан белән Русиядә украиннардан соң өченче урында" дип әйтә. Чынбарлыкта, 2002 ел җанисәп нәтиҗәсендә, Русиядә татарлар -- 5,554,601, украиннар -- 2,942,961 (-Ред.)

Русия республикалары

Русия республикалары

Президентлы республикалар:
  1. Башкортстан
  2. Дагыстан
  3. Саха (Якутия)
  4. Татарстан
  5. Удмуртия

Президентсыз республикалар:
  1. Адыгей
  2. Алтай
  3. Бурятия
  4. Ингушетия
  5. Калмыкстан
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Карелия
  9. Коми
  10. Мари Иле
  11. Мордовия
  12. Төньяк Осетия
  13. Тыва
  14. Хакасия
  15. Чечня
  16. Чуашстан
XS
SM
MD
LG