Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Мәскәүгә килә


АКШ Дәүләт секретаренең сәяси мәсьәләләрдәге урынбасары Вилльям Бернс сентябрьнең 7-10да Русия һәм Украинага бара.

Мәскәүдә булачак очрашуларда сүз ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр һәм халыкара проблемалар турында барыр, дип көтелә. Бернс шулай ук Обама һәм Медведев төзегән ике яклы Президентлар Комиссиясенең проектлары турында сөйләшүдә катнашачак, дип хәбәр ителә.

Бернсның Русиядә министрлар, шулай ук кеше хокуклары вәкилләре белән очрашуы көтелә.

8 сентябрь АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Украинага китә.
XS
SM
MD
LG