Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президентының милләте сораулар тудыра


Башкортстанның бәйсез интернет-чыганаклары президент Рөстәм Хәмитовның милләте белән кызыксына. Бер чыганаклар аны татар ди, икенчеләре башкорт дип исәпли.

“Журнал-Уфа” интернет-сәхифәсе хәбәренә караганда, Рөстәм Хәмитов 1990-1993 елларда республика депутатлары исемлегендә үзен татар дип күрсәткән. Ә 10 август “Вечерняя Уфа” газетына биргән әңгәмәсендә ул: “Мин - башкорт, һәм башка бу хакта сүз булырга да тиеш түгел”, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG