Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каргалы: ифтар ашына бөтен авыл халкы җыелды


Оренбур өлкәсе Сакмар районындагы Каргалы авылында беренче тапкыр ифтар ашы мәчеттән тыш, авылның мәдәният йорты каршында, урамда үтте. Бу мәҗлестә япон галиме дә катнашты.


Бу үзенчәлекле ифтар ашына бөтен авыл халкы җыелды. Алар өчен озын-озын өстәлләргә мул табын әзерләнде: җиләк-җимеш, карбыз-кавын, әлбәттә, пылау, төрле хәләл тортлар -- барысы да җитәрлек булды. Җәмәгать намазын кылыр өчен үләнгә келәмнәр җәелде.

Балалар да әтиләренә болай гына ияреп килмәгән. Сабыйлар Рамазан аенда якыннары белән мәчетләргә, кичке намазларга йөри.

Бу мәҗлеснең башка үзенчәлеге дә бар -- кунаклар арасында, авылның тарихы турында мәгълүмат тупларга дип, ерак Япониядән килгән университет профессоры Тойокава Коичи булды. Япон профессоры Каргалы авылы тарихы белән күптәннән кызыксына икән.

Тойокава Коичи (у) телеоператор Рафаэль Хаялин (с) белән

“Бу мәҗлестә катнашуым да очраклы хәл түгел. Бу хакта мин Япониягә кайткач, аерым мәкалә дә бастырачакмын. Ифтар ашын халык өчен урамда үткәрү бик үзенчәлекле”, ди кунак.

Бу ифтар мәҗлесендә катнашкан һәммә кеше канәгать калды. Әлеге тәҗрибәне киләсе елларда да кулланырбыз, дип ышандырды оештыручыларның берсе Халиулла хәзрәт Фәйзуллин.


XS
SM
MD
LG