Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон метросы хезмәте каршылык чарасын уздыра


Лондон метросы бүген 24 сәгатькә эш ташлау турында хәбәр итте. Метро йөреше күпчелек линияләрдә туктатылган.

Транспорт хезмәтенең һөнәр берлеге башлыгы Боб Кроу иртән бер метро тукталышында юлчылар белән очрашып гафу үтенде, әмма киләчәктә дә мондый каршылык чаралары булачак, дип кисәтте.

Хакимиятләр метро урынына шәһәр урамнарына өстәмә автобуслар һәм елгага транспорт көймәләрен чыгарды.

Метро хезмәткәрләре хөкүмәтнең тукталышларда һәм билет станцияләрендә эшләүчеләрнең санын киметү планнарына каршылык белдерә.

Киләсе чаралар октябрь һәм декабрь айларына планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG