Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон мөселман яшьләрен ифтарга чакырды


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон чәршәмбе көнне тышкы сәясәт шурасы алдында ясаячак чыгышы алдыннан сишәмбе көнне яшьләрне Вашингтонда Дәүләт департаментына ифтар мәҗлесенә чакырды.

Мәҗлестә АКШ мөселман оешмаларының яшь вәкилләре, эшкуарлар катнашачак. Ифтар ашы алдыннан АКШта танылган мөселман режиссерлары һәм сәнгатькәрләре чыгышлары көтелә.

Чәршәмбе көнне тышкы сәясәт шурасы алдында ел саен ясый торган чыгышын Һиллари Клинтон АКШның тышкы сәясәтенә багышлаячак.

Бер атнадан исә АКШ дәүләт секретаренең Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясе утырышында катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG