Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламенты каршына хакимият һәм оппозиция вәкилләре җыелды


Украина Югары Радасының көзге утырышының беренче көнендә бүген парламент бинасы каршына хакимият һәм оппозиция вәкилләре чыкты.

Хакимият ягында Регионнар партиясе вәкилләре һәм милиция булды. Оппозициядәге Юлия Тимошенко берлеге һәм уңчыларның "Иреклек" берлеге үз шигарьләре белән читтәрәк торды.

Оппозициянең төп таләбе - торак хезмәте (коммуналь түләүләр), ашамлыклар һәм газга бәяләрне арттырмау. Бер ай элек газга хаклар 50% артты. Апрельдән газ бәясе тагын да артачак, дип хәбәр ителә.

Хөкүмәт хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен арттырмакчы.
XS
SM
MD
LG