Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:48

Угызхан Елдырым: Яшьләр татарча белсәләр иде


Угызхан Елдырым җыенда катнашкан кызлар белән

Угызхан Елдырым җыенда катнашкан кызлар белән

Август аенда Татарстанда булып узган IV Бөтендөнья татар яшьләре җыены делегатлары белән очрашулар, фикер алышулар дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Омскида Төркиядән килгән делегат Угызхан Елдырым булып китте. Очрашу барышында Казанда булып узган җыенга карата фикерләрен һәм кайбер теләкләрен белдерде ул.

Угызхан Елдырым Конья шәһәреннән ерак булмаган җирдә, моннан 100 ел элек Омски ягыннан Төркиягә күчеп киткән татарлар барып урнашкан Бөгределик авылында туып үскән. Хәзерге вакытта әти-әнисе һәм сеңлесе белән Коньяда яши. Аның тагын ике бертуган абыйсы бар, алар – чит илләрдә.

Омскидагы туганнары белән
Омскида Угызханның әти-әнисенең туганнары яши. Вакыт аз булу сәбәпле ул аларның барысы белән дә очраша алмады. Шулай да якын туганнарында булды, шәһәр белән танышты, яшьләр белән очрашты.


Угызханга хәзер 24 яшь, инде армиядә хезмәт итеп кайткан. “Һәрбер егет армия хезмәтен үтәргә тиеш. Армиядә булмаса, егет кешене ир дип санамыйлар. Бездә армиядә булу – горурлык”, дип сөйләп китте Угызхан.

“Ә сездә яшь солдатларны җәберләмиләрме?” дигән сорауга, “Юк, бездә җәберләү юк. Бар кешегә дә тигез һәм хөрмәт белән карыйлар. Андый очрак булса, җәберләгән кешенең үзенә бик начар булачак. Бездә ислам дине көчле. Барыбыз да дин буенча яшәргә тырышабыз, шул сәбәпле безнең илдә тәртип яхшы”, дип җавап бирде.

Угызханның яшьләр форумына карата фикерләре

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумына Төркиядән 9 кеше килгән. Алар Татарстанны бик яратып калганнар. “Барысы дә яхшы оештырылган иде, зур рәхмәт оештыручыларга”, ди Угызхан.

Әмма алар җыенның кайбер кимчелекләрен дә күргәннәр. Ясалган чыгышларның күбесе рус телендә булуы Төркиядән килгән яшьләрне хәтта аптырашта калдырган. “Татар җирендә татар яшьләренең татарча сөйләшә алмавы безне борчыды”, ди Угызхан.
Төркия делегатлары, Угызхан Елдырым (у)

“Без Татарстаннан ерак илдә яшибез. Безнең илдә татарча сөйләшү бөтенләй юк. Әмма без өйдә татарча сөйләшәбез. Әби-бабаларыбыз безнең әти-әниләргә, ә әти-әниләр телне безгә тапшырганнар. Без дә туган телебезне үзебезнең балаларыбызга тапшырачакбыз. Өйдә өйрәнмәсәк, кем безне туган телебезгә өйрәтсен?

Казанда яшьләрнең туган телләрен белмәүләре борчыды безне. Русча ясалган чыгышларны аңламадык. Җитәкчеләргә әйттек бу хакта. Әмма алар бернәрсә дә үзгәртә алмады. Минем бер генә теләгем бар – яшьләр татарча сөйләшсә иде”, ди Угызхан, борчылып.

XS
SM
MD
LG