Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Соңгы елларда Чиләбедә шәһәр көне сентябрьнең беренче көннәрендә башланып, ай буе дәвам итә. Шәһәр бәйрәме елдан-ел күләмлерәк итеп үткәрелә. Бәйрәм чараларында төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, үзләренең гореф-гадәтләрен, сәнгатен күрсәтеп, чыгыш ясый.

100дән артык милләт яшәгән Чиләбе халкы дүрт атна буе ял көннәрендә үзләренең күңелләренә хуш килгән бәйрәм чараларында катнаша ала. Бихисап бәйрәм чаралары шәһәрнең тарихи Кировка урамында, бакча-паркларда һәм башка ял урыннарында оештырылды.

Төп бәйрәм чаралары быел 3-5 сентябрьдә үткәрелде. Өч көндә җиде концерт програмы күрсәтелде. 3 сентябрьдә шәһәрнең үзәк Театр мәйданында Русиянең халык җырчысы Иосиф Кобзон уртача һәм олырак яшьтәгеләр өчен өч сәгатьлек програм белән чыгыш ясаса, икенче көнне Владимир Пресняков яшьләр өчен үз програмын тәкъдим итте.

4 сентябрьдә бәйрәм чаралары “Чиләбе -- ачык күңеллеләр шәһәре” дигән тантаналы йөреш белән башланып китте. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә Ленин проспекты һәм үзәк Театр мәйданы буйлап шәһәрнең җиде районыннан барлык завод-фабрикаларның, банк, бизнес, сәүдә, хастаханә, гомумән шәһәрдә теркәлгән барлык оешма вәкилләре, югары һәм урта белем уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары үтте. Аларның һәркайсы үзләренә бер төрле киемнәрдә, бизәлгән машиналарда, шарлар, байраклар, язулар белән бизәлгән иде.

Бу чараны ел саен шәһәрнең район җитәкчеләре оештыра. Районнар арасында үзара ярыш булганга, бу тантанада катнашучы оешмаларның саны елдан-ел арта, колонналарның бизәлеше дә ел саен күркәмрәк була бара. Бәйрәмдә мәйдан буйлап үтүне оешмаларның җитәкчеләре зур горурлык саныйлар, чөнки алар өчен бу үзенчә реклам да әле.


Кемгә бәйрәм -- кемгә эш

Чиләбенең Эчке эшләр идарәсе хәбәр итүенчә, өч көндә бәйрәм чараларында 170 меңнән артык кеше катнашкан. Миасстагы гадәттән тыш хәлдән соң, тәртип саклауга аеруча нык игътибар бирелде. Бәйрәм чараларына 2500 милиция хезмәткәре җәлеп ителде, алар мәйданга һәр йөз метр саен өчәрләп куелган иде. Бу атнадагы бәйрәм чаралары тыныч үтте, массакүләм тәртипсезлекләр булмады, дип хәбәр итә идарә әгъзалары.

Ә менә гади халык өчен бу чаралар кирәкле дә түгел кебек. Шимбә көнне үзәк урамнарның ябылуы аркасында күп транспорт тоткарланды. Бу көнне эш урыннарына барып җитү дә күпләр өчен проблем тудыра.

Гади эшчеләр, студентлар, укучылар өчен бу тантаналы йөрештә катнашу мәҗбүригә әйләнгән. Гади шәһәр халкы зурлап үткәрелгән, күп финанс чыгымнар таләп иткән бәйрәм чараларын кирәксез дип саный.


Бәйрәмгә миллилек өстәлде

Шимбә көнне шәһәрнең яңа районында заманча төзелгән Боз сарае алдындагы мәйданда бала арбаларының парады да булды. Икенче ел үткәрелүче бу чарада быел бизәлгән арбаларның саны да күпкә арткан. Алар арасында төрле әкият персонажлары да, кораблар да, чәчкәләр дә, кошлар да, ванна да, кулъюгыч та бар иде. Ата-аналар бала арбаларын бизәп кенә калмаган, үзләре дә әкият каһарманнары булып киенгән иде.

Жюри әгъзаларына иң беренче урынны билгеләве дә кыен булды. Барлык арбалар арасында “Сабантуй” дип язылган, милли юрта итеп бизәлгәне күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Юртаның эче милли ашлар: чәк-чәк, өчпочмаклар белән бизәлгән иде. Бу юртаның хуҗасы -- “Берлек” татар яшьләре оешмасының әгъзасы Әлфия Кәбирова.

Бәйгедә катнашучылар барысы да призлар, уенчыклар белән бүләкләнде, аеруча осталарына акчалата премияләр дә бирелде. Сәхнәдән кечкенә балалар катнашуында концерт, балалар модасы да күрсәтелде. Бу яңа үткәрелә башлаган чара балаларга да, ата-аналарга да бик ошады.


Чиләбе -- күпмилләтле шәһәр

Якшәмбе көнне шәһәрдә эшләп килүче барлык ижтимагый оешмаларның вәкилләре шәһәрнең Гагарин исемендәге үзәк ял паркында ижтимагый-сәяси вернисаж-күргәзмәдә катнашты. Шәһәрдә теркәлгән барлык милли иҗтимагый үзәкләр дә күргәзмәгә үз халыкларының мәдәниятләрен, тарихларын чагылдырган китаплар, көнкүреш әйберләре, милли киемнәрен алып чыкканнар иде.

Күпсанлы рус халкының, икенче-өченче урыннарда булучы җирле татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятләре белән беррәттән, казакъ, грузин, азәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк, төркмән, хәтта кара тәнле халыкларның мәдәнияте дә бу бәйрәмдә чагылыш тапты. Сәхнәдә көне буе төрле милләт халыклары чыгышларыннан торган концерт барды.

Татар сәнгатен Чиләбенең популяр җырчылары, Татарстанның атказанган артистлары Марат Канафин, Наилә Әделшина, Фәрит Якупов, Дамир Сафиннарның чыгышлары тәкъдим итте.

Бу чарадан татар һәм башкорт халыкларының күпсанлы иҗтимагый оешмаларының берсе дә читтә калмады. Чиләбенең өлкә һәм шәһәр корылтайлары, Башкорт халык үзәге, Өлкә татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге, “Юлдаш” һәм “Дуслык” иҗтимагый оешмалары, “Берлек” татар яшьләре оешмасы, Башкорт яшьләре берләшмәсе, Бабич исемендәге татар-башкорт китапханәсе -- барысы да ике тугандаш халыкның көнкүрешен, мәдәниятен, тарихын чагылдыручы бай мәгълүмат күрсәтте.


Быелгы күргәзмәгә Өлкә татар конгрессы аеруча яхшы әзерләнгән иде. Алар куйган милли чатыр, татар халкының көнкүреш җиһазлары һәм милли азыклардан әзерләнгән чәй өстәлләре күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

Бәйрәм чаралары киләсе ял көннәрендә дә барлык парк мәйданнарында дәвам итәчәк. Чиләбе кубогы өчен ШТМ (шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе) командаларының фестивале, шәһәр стадионында җиңел атлетика буенча Бөтенрусия марафоны, Урал сәүдә ярминкәсе һәм татар-башкорт халкы өчен шәһәрнең Җиңү паркында бәйрәм концерты. Шәһәр көне белән беррәттән Гает бәйрәменә дә туры килгән бу чарада тамашачыларның барысын да милли ашлар һәм чәйләр белән сыйлаячаклар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG