Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестиваленә соңгы әзерлекләр күрелә


Гаугага карамастан, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Казанда үтәчәк VI Казан мөселман кинофестивале президенты булачак. 15 -19 сентябрьдә буласы бу халыкара чарага соңгы әзерлекләр күрелә, анда татарча фильмнар да катнаша.

Равил хәзрәт Гайнетдинның Казан фестивален җитәкләячәген һәм аның эшен рәсми төстә ачып җибәрәчәген оештыручылар да раслады.

Фестивальнең матбугат хезмәте сишәмбе көнне башкарма директор Марат Дәүләтовның Мәскәүдә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән аның Казандагы чарада катнашу шартлары турында сөйләшүләр уздыруын хәбәр итте.

Әле күптән түгел генә, кино бәйрәмен башыннан ук оештыруда катнашкан “Татаркино” оешмасы башлыгы Владимир Батраков фестиваль президентының урыны бушап калуы турында әйткән иде.

Шуның белән бергә, матбугатта “Вечерняя Казань” газетында Равил хәзрәт Гайнетдинның матбугат хезмәте биргән хәбәр басылды. Анда, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Казандагы фестивальдә катнашмаячак, дип әйтелгән иде.

Фестиваль тирәсендә гауга дәвам иткән арада, Казандагы оештыручылар эшне дәвам иттерде. "Хәзер әзерлек тәмамланып килә, күңелле мәшәкатьләр генә калды", дип белдерә матбугат хезмәте. Аның вәкиле Ләйсән Фәйзуллина әйткәнчә, тамашачыларны җәлеп итү йөзеннән фестивальнең программын сер итеп саклыйлар. Иран, Мысыр, Һиндстан, АКШ һәм башка бик күп илләрдән тәкьдим ителгән әсәрләрдән барлыгы 50 фильм сайлап алынган.

Алар арасында татарча тулы метражлы "Бибинур" нәфис фильмы, бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган “Сәйдәш” документаль әсәре, Тукай шигыйрьләре нигезендә ясалган “Кисекбаш”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка татарча мультфильмнар бар.

Шулай ук Татарстан исеменнән дөньякүләм танылган осталар белән бергә яшь режиссер Илдар Ягъфәров төшергән "Брелок" киносы бәйгегә чыгачак. Барлыгы Татарстаннан 20 әсәр тәкъдим ителгән булган һәм бу үткән ел белән чагыштырганга ике тапкырга күбрәк, ди фестивальне оештыручылар.

Быел фестивальгә махсус кунак итеп дөнья күләм танылган кино артисты Эдриан Броудины көтәләр. Оештыручылар сүзләренчә, ул Казанга киләчәген раслаган инде. Броуди "Пианист" кебек драмада, куркыныч триллерлар һәм мәхәббәт турындагы фильмнарда башкарган рольләре белән танылды. Ул интеллектуаль артист дип санала.

Шулай ук, Казан фестивале кысаларында “Минем исемем Кхан” исемле һинд киносының премьерасы көтелә. Анда 11 сентябрьдә Нью-Йоркта булган мөселман гаиләсе турында сөйләнәчәк.
XS
SM
MD
LG