Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски: Яшьләр җыенына йомгак ясалды


Омски вәкиле Арчада
Омски вәкиле Арчада

Бөтендөнья татар яшьләренең IV җыенында катнашкан Омски вәкилләре Казаннан әйләнеп кайткач, Омски татар яшьләре белән очрашты. Очрашуда яшьләр җыен хакында фикер алышты, киләчәк эшләргә планнар корды.

Күптән түгел Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләренең IV җыенында Омскидан сигез кеше катнашты. Аларның өчесе шәһәр милли-мәдәни мохтариятенең “Ялкын” яшьләр бүлеге әгъзалары -- Гүзәл Измайлова, Сабина Мидигулова һәм Ренат Сайганов.

Форумда катнашкан яшьләр Казаннан әйләнеп кайтуга шәһәр мохтарияте тарафыннан "Кызыл Гвардия" мәдәният сараенда җыелыш үткәрелде. Анда “Ялкын” оешмасы яшьләре, эшмәкәр татарлар клубы әгъзалары һәм мохтариятнең активы катнашты.

Яшьләрнең татар телен аңлап бетермәүләре сәбәпле җыелыш асылда рус телендә барды.

Чит төбәкләрдән килгән яшьләргә караш

Җыелыш башында, Казанда читтән килгән татарларны яратмыйлар, хөрмәт белән карамыйлар, анда шундый сәясәт, дигән сүз чыгып, берникадәр бәхәс кубып алды. Ахыр чиктә мондый четерекле мәсьәләгә ачыклык кертелде. Әгәр нинди булса да аңлашылмаучылык булса, ул төрле төбәкләрдән килгән делегатлар арасында гына булган икән. Җыенда аларны аеру булмаган, киресенчә милләтнең бердәмлегенә әһәмият бирелгән. “Казанга берләштерү өчен чакыралар, ничектер бүлүләре, аерулары бер дә сизелмәде, безне җәберләмәделәр”, дип сөйләде Ренат Сайганов.

Татар телен интернет аша өйрәнеп була

Ренат Сайганов рус һәм татар телләрендә төрле мисаллар китереп сөйләде, милләтебезнең исәнлеге, туган телнең саклануы яшьләр кулында дип ассызыклады, бүгенге көн шартларында туган телне нинди юллар белән өйрәнү мөмкинлеге турында сөйләде.

Форумнан соң яшьләр җыелды

Китап, газет-журналлар, azatliq.org, matbugat.ru, intertat.ru, tatarinform сәхифәләрен укырга, кычкырып укырга кирәк, шулай яхшырак истә кала, тизрәк, сыйфатлырак өйрәнү бара, үзара татарча гына сөйләшергә тырышырга кирәк, дигән фикерләрен белдерде Ренат.

Ренат “Без, татар яшьләре туган телне беренче урынга куярга тиешбез, тел булса халык та яшәячәк, мәдәният тә, киләчәгебез дә булачак”, дип сүзен тәмамлады.

Җанисәптә татар булып язылыйк

Яшьләр җыенында катнашкан Омски вәкилләре җыелышта, беренчедән, җыенның эше, анда куелган көнүзәк сорауларның әһәмияте турында сөйләсәләр, икенчедән, алда торган мөһим чара – октябрь аенда булачак җанисәп, анда төркемнәргә бүленүнең булмаска тиешлеге, татарларның бер-бөтен милләт икәнлеге, себер татары, керәшен, дип түгел, «татар» дип язылырга кирәк икәнлеген аңлаттылар.

Телне белү мәҗбүриме?

Шәһәр мохтариятенең яшьләр җыенында катнашкан вәкиллеге җитәкчесе Ренат Сайганов җыелыштан соң кайбер фикерләрен “Азатлык” хәбәрчесенә җиткерде.

Форумда, тәнәфесләр вакытында аралашканда, татарлар өчен изге эшләр эшләсәң телне белмәсәң ярый, дигән кебек фикерләр ишетергә туры килде, ул дөрес түгел, безгә Финляндиядә яшәп туган телләрен онытмаган милләттәшләребездән үрнәк алырга кирәк, дип сөйләде.

Җыелыш ахырында мохтариятнең, “Ялкын” яшьләр оешмасының алда торган эшләре – “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашу, октябрь аенда мәдәният көннәрен үткәрү турында сүз алып барылды.
XS
SM
MD
LG