Accessibility links

Чаба поезд, чаба, туган якка таба


Екатеринбур-Мәскәү тиз йөрешле тимер юл магистраленә Казан белән Уфа да кушылыр дип көтелә. Татарстан президенты килешүне бу айда ук имзалаячак.

Екатеринбур-Мәскәү тиз йөрешле тимер юл магистрале проектында хезмәттәшлек килешүен иң беренче булып Татарстан имзалаячак. Бу юлның бер өлеше Татарстан аша үтеп, тиз йөрешле поездлар Казанда да тукталачак.

Свердлау өлкә губернаторының матбугат хезмәте белдерүенчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килешүне 25 сентябрьдә Свердлауга килгәч имзалаячак.

Тиз йөрешле тимер юл магистраленең гомуми концепциясе октябрь урталарына расланып, юл үтәр дип фаразланган төбәкләргә таратылачак. Башкортстан, Пермь, Түбән Новгород һәм Владимир өлкәләре башлыкларына да әлеге проектка кушылу тәкъдимнәре җибәрелгән.

“Җир бүлү өчен килешүләрне имзалау зарур. Моның белән без федераль дәрәҗәгә чыга алабыз – проект булса, җир дә булачак”, - ди Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин.

Екатеринбур-Мәскәү тиз йөрешле тимер юл магистрале проекты декабрь аенда җәмәгатьчелеккә зурлап тәкъдим ителер дип көтелә.
Проект чыгымнары 2,5 триллион сум булыр дип бәяләнә. Тулы көченә эшли башласа, бу юл 3,5 триллион сум табыш китерергә мөмкин.

Тимер юл ике яклап төзелә башлаячак, берсе Мәскәүдән, икенчесе Екатеринбурдан. Төзелешләр бергә тоташканчы ук, юлның эзер өлешеннән тиз йөрешле поездлар йөри башлаячак.

Проектны тулысынча гамәлгә ашыру өчен аңа Русиянең тугыз төбәгенең кушылуы зарур. Алар - Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Пермь, Свердлау, Чиләбе һәм Төмән өлкәләре.

Бу юл Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Казан һәм Екатеринбур шәһәрләрен тоташтырыр дип көтелә. Нәтиҗәдә Казан-Уфа арасы да шактый якынаячак. Чөнки юлның Урал тирәсендәге зур шәһәрләргә - Уфа, Пермь, Чиләбе, Төмән һәм Түбән Тагилга баручы чатлары да төзеләчәк.

Юлның озынлыгы 2,1 мең чакрым булып, аның төрле чатларында төрле сыйдырышлы һәм төрле тизлектәге поездлар йөриячәк.

Петербер-Мәскәү арасында йөрүче Сапсан поезды
Хәзергә тиз йөрешле Сапсан поездлары Мәскәүне Петербур һәм Түбән Новгород белән тоташтыра. Әмма алар элек төзелгән, гади тимер юллардан йөри. Бу поезд тиз йөрешле дип аталса да, Түбән Новгородтан Мәскәүгә 4 сәгать бара. Siemens ширкәте ясаган бу поездлар сынау вакытында сәгатенә 400 чакрым тизлектә барса да, Түбән Новгород-Мәскәү арасында тизлеген сәгатенә 160 чакрымнан арттыра алмый. Киләчәктә Мәскәүдән Киевка да тиз йөрешле Сапсан поездларын җибәрү мөмкинлеге карала.
XS
SM
MD
LG