Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Франция президенты пенсия реформасыннан баш тартмый


Хөкүмәт министрлары белән очрашуда Франция президенты Николя Саркози пенсиягә чыгу яшен 60тан 62гә үзгәртү планыннан баш тартмаячагын белдерде. 2018 елга кадәр пенсиягә чыгу яше 62 булачак, диде Саркози. Хезмәтне 18 яшь тулганчы башлаган яки авыр эштә эшләгәннәр өчен чыгарма ясалачак.

Кичә пенсия реформасына каршы ил буйлап эш ташлау чарасы узды. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, каршылык чарасында 1 миллион кеше катнашкан. Һөнәр берлекләре протест белдереп эш ташлаучылар саны 2.5 миллион иде, дип белдерде.

Әлеге реформа турында канун өлгесе хәзер парламентта тикшерелә.

XS
SM
MD
LG