Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗит Хуҗин: "Вәзгыять яхшыга үзгәрмәс"


Башкортстанда башкорт телен көчләп укытуга каршы күп кенә чаралар оештырылды. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә укыту башланса да, әлегә хәтле Рөстәм Хәмитов бу турыда бер сүз әйтмәде. Башкортстан татарлары конгрессы рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин бу өлкәдә вәзгыять элеккечә калыр дип саный.

Башкортстан дигән республикада нинди хәлләр генә булмасын, төп вакыйга булып беренче сентябрьдә белем алу учаклары ишекләре ачылу тора. Белем алу дигәндә бер санны да яңгыратырга кирәк - республика бюджетының өчтән бер өлеше мәгариф өлкәсенә китә.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның беренче сентябрь Белем көне уңаеннан укытучыларга һәм балаларга юнәлтелгән котлавында да шушы санга басым ясала. Элекке президент Мортаза Рәхимовның котлауларыннан аермалы буларак, Рөстәм Хәмитов узган ел эчендә фәлән хәтле мәктәпләр салынды дип билгеләми, ә басымны икенче нәрсәгә ясый. Хәмитов әйтүенчә, бүген акчаларны булган мәктәпләрне затлы заманча укыту чаралары белән тәэмин итүгә, интернетлы компьютерлар белән җиһазландыруга тотарга кирәк. Иң мөһиме - югары уку йортларын тәмамлаучыларны эш белән тәэмин итү проблемы тора.

Башкортстанның яңа президенты мондый курсны яңа гына игълан итсә дә, ата-аналар бу турыда күптән уйланалар. Шуңа күрә дә балаларның вакытын заяга әрәм итә торган башкорт телен укытуга каршы ата-аналар күптән төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар яза иде.

Кайбер мәгълүматларга караганда, яңа президент Рөстәм Хәмитов үзенең интернет-блогын ачкач та, анда халыктан ташкын булып аккан моң-зар, нәфрәтләр арасында башкорт теле проблемы төп урыннарның берсен алган. Татар, урыс, мари, чуваш милли оешмалары, ата-аналары башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы пикет та оештырды.

Йөзләгән кеше катнашында үткән бу пикетны тыярга, куып таратырга маташу булмаса да, аларның янына бер түрә дә чыкмады. Пикетны оештыручыларның берсе Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин республика президенты алышынса да, башкорт телен башкаларга көчләп тагу элеккечә кала, дип саный.

“Пикетта без түбәндәге шигарьләр белән чыктык: “Татар балалары башкортча укытылырга мохтаҗ түгел”, “Рахматуллина, Аллаяров, прекратите башкиризацию татарских школ!”. Беренче сентябрьдә яңа уку елы башланды. Ә безнең яңа президентыбыз бу мәсьәләләр буенча үзенең шәхси позициясен әйтмәде”, диде Мәҗит әфәнде, “Азатлык”радиосының кайбер сорауларына җавап биреп.

Зөһрә Рәхмәтуллина президент Хәмитов башкорт телен укыту кирәкме, юкмы икәнлеге турында аның белән башта киңәшләшәм, шуннан соң гына карар кабул итәм, дигән иде. Сез ничек уйлыйсыз, башкорт телен кертә башлаган Рәхмәтуллина нинди киңәш бирер икән?

18 августта Уфа шәһәрендә бөтен педагоглар катнашында конференция узды. Анда мәгариф министрлыгы, шәһәр идарәсе башлыгы исеменнән Уфаның мәгариф бүлеге җитәкчесе Сафиуллин әйтте: “Башкорт телен укыту турында бернинди үзгәреш тә булмаячак. Нинди програм белән укытабыз, шуның белән дәвам итәчәкбез. Башкорт телен барысы да мәҗбүри рәвештә дәүләт теле буларак укытырга тиешбез”. Бу Рәхмәтуллинаның позициясе булмаса, президентыбызның позициясе булмаса, шул конференциядә берәрсе андый сүзләрне әйтер идеме?

Икенче яктан, моның турында президентыбызның блогына татар оешмаларыннан 19 мөрәҗәгать җибәрелгән. Аларның берсе дә блогта сакланмый.


Татар оешмалары язма рәвештә блогка түгел, ә президентның үзенә хатлар җибәрделәрме, юкмы?

3 августта үзем татар оешмалары исеменнән президент аппаратында булдым. Дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев кулына президентка дигән хатны кертеп бирдем. Бер ай үтте. Җавап юк. Узган атнада Сергей Николаевич белән тагын очраштым. Ул, сезнең мөрәҗәгатегез татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда президент тарафыннан каралырга тиеш, диде. Көтәбез инде.

Киләсе җанисәпкә кагылышлы республика күләмендә татар җәмәгатьчелегенең гомум җыенын үткәрергә дип киңәшләшү булды. 11 сентябрьдә үткәрербез дип дәүләт киңәшчесенең рөхсәтен сорадык. Рөхсәт бирде. Ә үзе рәсми җавапны алмадыгызмы дип миннән сорый.


Ничек уйлыйсыз, Мортаза Рәхимовның милли сәясәте яңа президент утырса да дәвам итәрме, яисә яхшы якка үзгәрүгә өмет бармы?

Ике ай эчендә татар оешмалары турында яңа хакимият исеменнән дә, яңа президентыбыз исеменнән дә бернинди сүз юк.

Башкортостан марилары оешмасының җитәкчесе Владислав Валиуллин, Уфада 30 меңләп мари яшәсә дә, мари телендә белем алу өчен бернинди шартлар юк, ди.


Мәҗит Хуҗинның әйткән сүзләренә әлләни өстәп булмый. Татарлар гына түгел, республикада башка халыкларның да милли яктан кыерсытылу фактлары җитәрлек. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов әгәр дә чынлап та башкорт телен, 16% халык телен башкаларга административ юл белән көчләп тагарга маташуны туктатырга тели икән, әлеге пикетны ул башкортлар белән бәхәсендә файдалана ала. Гомумән әйткәндә, Хәмитов әфәнде бу мәсьәләгә бик сак карый.

4 август көнне республика газетлары мөхәррирләре белән очрашу вакытында ул башкорт телен укыту мәҗбүри булуына мөнәсәбәтен шулай белдерде: “Республикада яшәүче башка милләт вәкилләре, минемчә, күпмедер башкорт сүзләрен, гыйбарәләрен белергә тиеш. Ә инде укытуга килгәндә, бу турыда бик җитди уйларга кирәк. Әлбәттә, тел проблемы мине борчый. Әмма барысы да уйлану дәрәҗәсендә тора”.

25 августта Башкортстандагы фирка җитәкчеләре белән очрашканда да башкорт теле темасы үзәк тема булып торган. Бу очрашу вакытында Рөстәм Хәмитов конкрет позиция белдермәгән. Шунысын да искә алырга кирәктер. Башкорт телен республика мәктәпләрендә мәҗбүри укыта башлау Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов карары белән 2006 елны бүгенге вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина мәгариф министры булып эшләгәндә кертелгән иде. Бүген дә мәгариф өлкәсе Рәхмәтуллина карамагында кала.

2009 елның 5 июнендә Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов “Московский комсомолец” газетына үзе кул куйган карарын онытып шулай дигән иде: “Әйе, мин милли компонентны бетергән министр Фурсенконың гамәлләренә каршы чыгам. Монда нинди милләтчелек бар? Без бит республикада барысы да мәҗбүри рәвештә башкорт телен укытуын таләп итмибез, фәкать теләк белән генә”.

Әлбәттә, президент булган кешегә турыдан-туры алдашу килешми. Бу акылга сыймаслык хәл. Күрәсең, Русиянең Башкортстан дигән феодаль биләмәсендә башкачарак әхлак нормалары эшли.

Яңа президент Рөстәм Хәмитовның башкорт телен укыту проблемына сак карауның социаль сәбәпләре дә бар. Бөтен республика халкына башкорт телен тагу өчен Рәхимов режимы меңнәрчә башкорт теле укытучыларын әзерләде. Алар белән татар районнары тутырылды. Әгәр дә башкорт телен укыту туктатылса, бу башкорт теле укытучылары гаскәре эшсез калачак. Хәер, президент вазыйфасын йөрткән кешегә бер башкорт теле укытучылары турында гына түгел, ә алар эшчәнлегеннән иза чигүчеләр турында да хәстәрлек күрү зыянлы булмас иде.
XS
SM
MD
LG