Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния татарлары ифтар мәҗлесе үткәрде


Калифорния татарлары ифтар мәҗлесе үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00
йөкләү
Рамазан аенда халкыбыз гореф-гадәт белән ифтар ашлары уздырырга ияләшкән. Әлбәттә, ифтар ашы уздыру савап эш, шулай ук, мондый мәҗлесләр халыкны бергә җыя, дуслыкны арттыра. Калифорния татарлары гадәттә үз өйләрендә мулланы һәм 5-10 кеше чакырып ифтар ашы уздыра. Быел дүрт гаилә бергәләп (Акчурин, Апакай, Диуш һәм Сәзгән гаиләләре) 29 август көнендә, аннары соң 3 сентябрьдә тагын ике гаилә (Абдувәйт һәм Чапаноглу гаиләләре) Төрек мәдәнияте үзәгендә 60-70 кешегә ифтар ашлары үткәрде.

Төрле илләрдән килгән төрки гаиләләр дә бу мәдәният үзәгендә атна саен 3-4 ифтар ашы уздырды. Бу ашлар вакытында монда укырга килгән яшьләр үзара очрашып, бер-берсеннән еракта яшәгән халыкларыбызның телләре һәм диннәре уртак булуына тагын бер кат инандылар. Мәдәният үзәге идарәсе үзе дә чит ил халыкларын ике тапкыр кунак итте, аларга мөселманлыкның чын йөзен күрсәтеп, Пәйгамбәр дип Гайсә һәм Муса Галәиссәлемне хөрмәт итүен аңлатылды.

Җүнәйт Чапаноглу
Америка Төрек-Татар Берләшмәсе рәисе
XS
SM
MD
LG