Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

Краснодар краенда район башлыгы 7 елга хөкем ителде


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Краснодар краеның Ейски районының элекке башлыгы Сергей Тулиновны өч миллион сум ришвәт алуда гаепләп җиде ел ярым сөрген-колониягә хөкем итте.

Иреккә чыккач та Тулиновка ике ел дәүләт хезмәтендә җитәкче урыннарда эшләү тыелачак.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, район башлыгы Ейскида ял урыны төзер өчен җирне бер ширкәткә биреп алардан ришвәт алган. Сергей Тулинов үз гаебен танымады.

XS
SM
MD
LG