Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “ОМОН-га эш бар дигән сүз”


Газетның даими авторы Сәйдулла Кутушев чираттагы язмасында Путин, ОМОНнарны телгә алырга батырчылык итә. Шулай ук 30 августа Татарстанда булган канлы вакыйга турында “Безнең гәҗит”нең соңгы санында күрергә була.


Путин машинасы


Газетның икенче битендә Татарстанның кайсы районында күпме бәрәңге алганнарын белгәннән соң, “Булмасалар” булмаса…” исемле язма күзгә бәрелә. Сәясәт турында язучы Сәйдулла Кутушев илдә барган вакыйгалардан чыгып фикерләрен җиткергән.


“Әгәр бу янгыннар булмаса, без урман януының да олы бер сәясәт икәнлеген дә аңламый яшәр идек. Авылларга ут капмаса, премьер-министр Владимир Путинның оста пилот икәнлеген дә белмәс идек”, ди Кутушев. Ул Путинның “Калина” машинасы йөртүен дә үзенчә телгә ала:

“Хәер, Владимир Путин булмаса, тулы бер ил халкы “Лада Калина”ны иң шәп машина дип уйлап та бирмәс иде. Ә ул сары “Калина” белән ярты илне әйләнеп чыкты. Дөрес, юл читендә аны күреп калучы гади халык булмаса…”

Халык иписез, ОМОН эшсез тора алмый

Кутушев белдергәнчә, корылык Русия җитәкчелегенә авыл хезмәтчәннәренә игътибар итәргә мәҗбүр итә. Шулай ук ипигә бәя арткан кебек, хакимияткә карата каршылык чаралары да арта икән.

“Килешмәүчеләр маршы” булмаса, Русия ОМОНы нишләр иде икән? Аларга да эш калмас иде! Чөнки хәзер пенсионерлар митингларга чыкмый. Бәрәңге, карабодай, пенсия, субсидия һәм тагын әллә нәрсәләргә чират торудан арына алмый алар”, ди автор.

“Кем монда “нормальный”да, кем юк?


Газетның икенче бер җурналисты Эльвира Фатыйхова Биектау районындагы гади бер гаиләнең газ счетчигы белән бәйле проблемын чишәргә булыша. Ул сәяхәт барышында райгазда эшләүчеләрнең кешеләргә мөнәсәбәтен тоеп, авыр хис-кичерешләр белән кайта.

“Районның газдан файдалану хезмәте җитәкчесе шулай кыланса: “Ярар, бу җитәкче кеше”, дияр идең. Әле күпме йөреп болай сөйләшкән җитәкчене дә белмим. Ниндидер контролерның райгазда патшалык итүен һәм кешене шулай түбәнсетүен күргәч, бер сорау туды: кем монда “нормальный”, да кем юк?”, ди Эльвира.

30 август Рафил өчен мәңге истә калачак…

“Безнең гәҗит” соңгы саны быел җәй булган гыйбрәтле вакыйга турында яза. Теләче районында яшәүче 21 яшьлек Рафил Рәхмәтуллин белән була бу хәл. Бәйрәм көнендә Балтач җирлегендә ике мари егете аның муенын кисеп, берничә урынга кадак белән кадап, үзен
юлда ташлап калдырып, машинасын урлап качалар. Бу тарихның азагы үлем белән бетми, Рафил хастаханәдә дәвалана, җинаятьчеләр хөкем көтә…

“Кол Шәриф” – татар мәчете?

“Иманга юл” сәхифәсендә Искәндәр Фәйзуллин “Кол Шәриф” мәчетендәге тәрфих намазлары арасындагы вәгазьләрнең русча булуына борчыла.

“Кол Шәриф” – чын татар мәчете, татарның хәтер мәчете”, дип дәвам итә сүзен Искәндәр әфәнде.

“Ә нигә Кол Шәриф”кә тияргә?! Бәлки кеше аңласын өчен, “Кол Шәриф” исемен дә “аңлаешлы” рус теленә күчерергә кирәктер?! Бик күркәм яңгырар иде ул: “Знаменитый Раб”, “Достойный раб”…”, ди Искәндәр Фәйзуллин. Ул үзе кебек уйлаучылар шактый булуын да әйтә.
XS
SM
MD
LG