Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчете ифтарларына көн дә 350 мөселман килгән


Ижау Җәмигъ мәчете
Ижау Җәмигъ мәчете

Рамазан аенда Ижау Җәмигъ мәчетенә дин тотучыларның күпләп йөрүе гадәти күренеш. Кичке намазга кадәр биредә утырып китаплар уку, белем туплау да гадәткә әверелде.

Намазга һәм ифтарга кадәр әле вакыт бар. Ә бу минутларда мәчет ашханәсендә эшнең иң кызу чагы – ураза тотучылар өчен өстәлләрне әзерләп, аш-суны өлгертеп куярга кирәк. Ураза тотучыларга авыз ачарга хөрмәне юып, ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлмәләренә кертәләр.

Ашханәдә алты кеше тыныч кына һәрберсе үз эшен башкара. Алар ураза тотучыларны олылап, хөрмәтләп каршы алырга әзер, дип уртаклашты ифтарларны оештыручы Назыймә Ихсанова.

Зәмфирә Нәфыйкова
"Өстәлләр дә мулдан әзерләнә. Ифтарларны уздыру өчен дин кардәшләребез көннәрен билгеләп, акчаларын да алдан биреп куйдылар", дип билгеләп үтте Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Һәркөн тәмледән тәмле аш белән сыйлыйлар мәҗлескә килүчеләрне. Ашларны да төрлеләндереп әзерлибез, дип уртаклашты пешекче Зәмфирә Нәфыйкова. Ул инде мәчет ашханәсендә тугызынчы ел рәттән ифтарлар әзерли.

Өстәлләргә куярга ризыкларны да, җиләк-җимешләрне дә дин кардәшләребез мул итеп китергән быел.

Ифтарларга көн саен өч йөздән артык ураза тотучылар җыелуын исәпкә алып, шулай ук аларның сәламәтлеген дә кайгыртып, ризыкларны табиблар тикшереп торган. Шулай ук пешекчеләрнең һәрберсенең медицина кенәгәләре дә бар.

Быелгы рамазан аеның да башка еллардан аерылып торуын җиткерде Фаиз хәзрәт. Элеккеге елларда ифтарга кеше килеп, тәравих намазына калмаса, рамазан ае азагына да тәравихка йөрүчеләр саны кимесә, быел дин кардәшләребез рамазанның азаккы көненә кадәр күпләп килгән.
Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин

Рамазан аеның фазыйләтләренә килгәндә, дин кардәшләребез фитр сәдакасын да үз вакытында – гает намазына кадәр тапшырырга омтылган. Моның өчен мәчетләрдә аерым әрҗәләр куелган. Ул акчаларга "Зәкәт" фонды ятимнәргә, авыруларга бүләкләр әзерләп тапшырган.

Мөселманнарның күпчелеге быелгы эссе көннәрдә 17 сәгатькә сузылган уразаны бик җиңел кичергән. Ифтарга, тәравих намазына мәчеткә килүчеләрнең фикере бер – ураза тоту әлләни авыр түгел.
XS
SM
MD
LG