Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар оешмалары җыены узачак


Ниһаять, татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җыенын уздыру өчен хакимият рөхсәт бирде. Бина мәсьәләсе дә хәл ителде. Җыен 18 сентябрь көнне Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының актлар залында үтәчәк.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге 11 сентябрьдә узачак җанисәп уңаеннан җыен уздырырга җыена иде. Бу хакта хакимият белән бик озакка сузылган сөйләшүләр барды. Ниһаять, президент хакимияте аны уздырырга рөхсәт бирде. Тик мәдәният сарайлары ул билгеләнгән көнне буш булмау сәбәпле, чараны үткәрү вакыты кичектерелде. Ул 18 сентябрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының актлар залында үтәчәк. Анда хакимият вәкилләре дә катнашуы көтелә.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре 3 август милли проблемнарны атап, Башкортстан президенты белән очрашу сорап, аңа мөрәҗәгать юллаган иде. Ул мөрәҗәгатькә һаман да булса җавап алынмаган. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин аның сәбәпләрен ачыклаган.

“Башкортстан президенты без күрсәткән проблемнарны үзе тикшерергә булган. Шул сәбәпле әлегә безгә җавап бирмәгәнәр. Юкса мөрәҗәгатьләргә бер ай эчендә җавап бирелергә тиеш”, диде.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның ярдәмчесе Сергей Лаврентьев бер чыгышында республикадагы башкортлар саны 41% дип белдергән иде. Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, район хакимиятләренә татарларның санын күпмегә арттыру буенча күрсәтмә дә бирелгән булырга тиеш.

“Ләкин яңа президент Лаврентьевның ул сүзләрен кире какканы юк. Ул гына да түгел, Рөстәм Хәмитов милли проблемнар булуы турында әлегә рәсми бер сүз дә әйтмәде. Безне шунысы бик шөбһәләндерә”, диде ул.
XS
SM
MD
LG