Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда мәчет төзелеше дәвам итә


Мәчет төзелеше
Мәчет төзелеше

Ижау шәһәренең үзәгендә төзелеп килүче мәчет ачылуын мөселманнар зур түземсезлек белән көтә. Рамазан аенда сәдакаларын күпләп китерде, пенсия акчаларыннан да өлеш чыгарырга тырышты дин кардәшләребез.

Гамирә апа Әхмәтшина дусты Шәмсимаһый апа Исхакова белән мәчет төзелешенә килгән. Шәмсимаһый апа Исхакова элек үзе җитез генә йөрсә, күзләре күрмәү сәбәпле, бүген ул башкаларның ярдәменә мохтаҗ. Әмма мәчет сафка баскач, бирегә намазга килергә нияте юк түгел.

Быелгы коры җәй айлары төзүчеләргә күп эшләр башкарырга ярдәм иткән. Әле күптән түгел мәчетнең бинасы тышкы яктан төзелеш баскычлары белән уратылып алынган иде. Хәзер бина алардан арынган.

Гамирә апа Әхмәтшина һәм Шәмсимаһый апа Исхакова
Гыйбадәт бинасын төзү фонды рәисе Нәгыйм Каюмов мәчетнең имамы Илсур хәзрәт Закиров белән булачак иман йортында алып барылган эшләр белән танышып чыктык. Инде барлык тәрәзәләр дә куелган. Мәчетнең түбәсен дә су үтмәслек итеп тагын бер тапкыр махсус материал белән каплаганнар. Җылылык системын тулысынча башкарып чыкканнар. Аны инде тикшереп тә караганнар. Төзүчеләр эчке эшләрне башлаган.

Мәчет эчендә хәзер һава алыштыру җайланмалары урнаштырыла. Канализация системын суыкларга кадәр эшләү планда. Бу эшне тизрәк төгәлләүдә дин кардәшләребезнең ярдәме зур. Торбаларын мәрхәмәтле милләттәшебез биргән.

Мәчет төзелеше Фонды рәисе Нәгыйм Каюмов -- Удмуртиядә салынган биналарының иминлеген саклау белгече. Гыйбадәт бинасын салучылар дин тотучыларның иминлеген кайгыртып, барлык кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен җиткерде ул.

Ижау мөселманнары иман йортының тиз арада тулысынча төзелеп, сафка басуын көтә.
XS
SM
MD
LG