Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудагы татар гимназиясендә туган телгә өч сәгать калган


Беренче сыйныф укучылары
Беренче сыйныф укучылары

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 6нчы санлы татар гимназиясендә татар теле дәресләре өч сәгать кенә укытылачак. Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова уку елына әзер. Казаннан яңа укыту програмын алып кайткан. Ә дәреслекләр әлегә иске. Аларны кайтару проблем булып тора.

Белем көненә багышланган тантана бик көттереп кенә башланды. Гимназия ишегалдына тезелеп баскан балаларга, укытучылар һәм ата-аналарга бәйрәм башлануын кырык минутлап көтәргә туры килде. Шәһәр җитәкчеләре киләсе икән, шуңа бәйрәмне башларга ашыкмадылар.

Гадәттәгечә, Белем көне белән котларга килгән "Ак барс" банкы хезмәткәрләре сүз алды. Котлау сүзләрен җиткереп, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче малай-кызларга бүләкләрен өләшеп, китү ягын карады. Сузылган тынлыкны юл хәрәкәте хезмәткәрләре чыгышы белән бизәргә омтылдылар.

Бәйрәм тантанасы башланып, уңай хисләр тудырмады. Алып баручылар татар телендә бер сүз дә әйтмәде. Гимназия мөдире Гөлчәчәк Әхмәтова гына татар телендә яңа уку елы белән котлады, теләкләрен җиткерде һәм чыгышын рус телендә дәвам итте.

Милли рух башка чыгышларда да сизелмәде. Тантанага әзерләнгән театрлаштырылган күренеш дәвамында сәхнәгә Буратино белән Мальвина чыкты. Алар беренче сыйныфка килгән балаларны алып чыкты. Әмма аларга да яңа уку елы, Белем көне уңаеннан шигырьләрне рус телендә генә ятлатканнар. Ана телебездә бер генә шигырь дә яңгырамады.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов гаҗәпләнүен яшермәде. “Сүз болгатудан файда юк, әмма өметне өзәргә иртә әле, безгә ата-аналар, милли оешмалар белән җыелып сөйләшергә кирәк”, диде ул.

Татар гимназиясенең икенче зур бинага күчерелүе белән биредә милли рух, ана теле төшенчәләре сүнә булып чыкты әлегә.

Ата-аналар сабыйларын элеккеге кебек биредә татар телен укытырлар, милли тәрбия бирерләр дип китерүләрен ассызыклады. Шул ук вакытта бәйрәмдә туган телебез онытылып калуыннан канәгатьсезлек хисләрен дә белдерде.

Шулай итеп, гимназиядә яңа уку елы татар авазы белән түгел, русча сөйләшкән итальян әкияте геройлары Мальвиналар, Буратинолар белән башланды. Укыту програмында ниләр бардыр – вакыт күрсәтер.
XS
SM
MD
LG