Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ураза гаете узды


Кол Шәриф мәчетендә ураза гаете узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00
йөкләү

Ураза гаетенә башкаланың үзәк мәчете Кол Шәрифкә һәр елдагыча 5 меңнән артык мөселман җыелды.

Татарстан мөселманнары изге рамазан ае тәмамлануын билгели. Пәнҗешәмбе иртән Казан мәчетләренә меңнәрчә кеше ураза гаетенә килде. Башкаланың үзәк мәчете Кол Шәрифкә һәр елдагыча 5 меңнән артык мөселман җыелды.

Бәйрәмне республика мөфтие Госман Исхакый алып барды. Иң элек ул мөселман кардәшләрне, җәйнең кызу көннәренә карамастан, ураза тотканнары, Аллаһка тугры калганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.

“Ураза тоткан кешеләр генә аның ләззәтен белә. Кайбер кешеләр: “Карагыз алар мескеннәр, дәрвишләр. 17 сәгать ач яталар, кояш баегач туйганчы ашап, ашказаннары авыртып ята”, дип безне жәлләүчеләр күп. Әмма жәлләргә кирәкми. 60-70 ел яшәп тә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм булган, бер көн ураза тотмаган, бер тапкыр да Аллаһыга сәҗдә кылмаган кешене жәлләргә кирәк.

Киләчәгебез өметле. Мин инде күптән илле яшемне тутырдым. Моннан 45 ел элек без кача-кача бердәнбер Мәрҗәни мәчетенә йөргән вакытта, безгә бармак белән төртеп “буталып йөрмәгез, барыбер дин бетә” дип әйтүчеләр булды. Әмма Коръәндә “беркайчан да Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез диелгән”. Бүген мәчеткә яшьләр килде. Сезнең балаларыгыз бу эшне дәвам итәчәк. Дөньяда исламның хакыйкый йөзен без күрсәтергә тиеш”, диде Госман Исхакый.

Җитәкчелек исламны үстерә

Мөфти сүзләренчә, Татарстан һәм Русия җитәкчелеге көннән-көн исламның үсешенә ярдәм итеп килә. Бәйрәм барышында Госман Исхакый Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия җитәкчеләре Дмитрий Медведев һәм Владимир Путиннең котлау хатларын укып китте.

“Ватандашларның үзара килешеп яшәве, барлык дин әһелләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге - Татарстан республикасының иң зур хәзинәсенең берсе. Моның белән горурланабыз. Республика мөселманнарына тынычлык сөю, башка дин тотучыларга хөрмәт, рухи һәм әхлакый камиллеккә омтылу кебек асыл сыйфатлар хас. Болар барысы да республиканың иҗтимагый үсешенә мөһим этәргеч булып тора”, диелгән Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Дмитрий Медведев исә, үзенең котлау хатында, Русиядәге мөселман өммәтенең илдә толерантлык, халыклар арасында дуслык урнаштыруда роле зур булуын әйтә.

Госман Исхакый сүзләренчә, алдагы елларда Ураза һәм корбан гаетләренә җәмәгатьчелек игътибарын арттырырга кирәк. “Бу бәйрәмнәрне, барча халык яңа ел бәйрәмнәрен кебек көтеп алсын иде”, ди ул.

Пәнҗешәмбе бәйрәм намазлары республиканың 1019 мәчетендә узды. Бу чараларда 100 меңнән артык мөселман катнашкан дип исәпләнә. Казанда исә 38 мәчеттә 15 меңнән артык мөселман иртәнге намазларын укыган.

Күрше Башкортстаннан аермалы буларак Рамазан гаете Татарстанда рәсми бәйрәм көне түгел, ул гадәти эш көне булды. Татарстан парламенты мөселман бәйрәмнәреннән бары тик Корбан гаетен генә ял көне дип игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG