Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гаиләдә русча сөйләшәбез, ә мин татар телен өйрәндем”


Артур Нигъмәтуллин
Артур Нигъмәтуллин

Мәскәү өлкәсендә яшәүче татар егете Артур Нигъмәтуллин әти-әнисе русча сөйләшәсә дә, татар телен өйрәнгән. Щелково шәһәрендә эшләп килүче “Бердәмлек” оешмасының координаторы булып торучы бу егет күптән түгел генә Казанда булып үткән IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашты. Шул көннәр арасында Артур белән “Бердәмлек” оешмасы һәм үзе турында сөйләшеп алдык.

Артур әфәнде, Мәскәү өлкәсендәге “Бердәмлек” оешмасы нәрсә белән шөгыльләнә, анда күпме кеше йөри?

Оешмабызда 50-60 актив кеше. Щелково шәһәрендә мәчет бар, шунда җыелышабыз. Укырга йөрибез, Коръән, татар теле өйрәнәбез, балалар йортына ярдәм итәбез. Корбан бәйрәме, Ураза гаетен үткәрәбез. Рамазан аенда дуслар белән тәравихка йөрибез, башка оешмалар белән аралашабыз. Мәсәлән, “Аргамак”ны атап китәргә була.

Сез “Бердәмлек”тә активист булып торасызмы, шундый кешеләр анда күпме?

Мин координатор булам. Бездә идарә юк. Бездә ун кеше – координаторлар бар. Максатыбыз – татарларны берләштерү. Мәскәү өлкәсендә, Мәскәүдә күп татарлар яши. Ләкин алар татарның кем, гөнаһның нәрсә икәнен белмиләр. Без татарларны эзлибез, чакырабыз, аннары, алар белән аралашабыз. Татарның кем, мәчетнең, исламның, диннең нәрсә икәнлеген аңлатабыз.

Шулай кызыксынып китеп, һәрдаим йөрүчеләр бармы, алар артамы?

Әйе, иншаллаһ, хәзер яшьләр килә. Татар туйлары да үткәрәбез.

"Бердәмлек" оешмасы балалар йортында
“Бердәмлек” оешмасында телне белү ни дәрәҗәдә, үзара нинди телдә сөйләшәсез?


Кызганыч, күбрәк русча аралашабыз. Безнең максатыбыз – татарча сөйләшү. Бездә төрле дәрәҗәдәге кешеләр бар, күп кеше татар телен бик яхшы белми. Шуңа күрә күбрәк русча сөйләшәбез.

Ә татар телен өйрәтүдә эшлисезме?


Әйе, эшләр бара. Безнең укытучыбыз бар. Ул Татарстанның Кукмара районыннан. Безнең бер егетебез әби-бабасына кунакка барган иде, шунда бер кыз белән танышып, аны Щелково шәһәренә алып килде. Шул кыз безне татарчага өйрәтә.

Казан, Татарстан белән элемтәгез бармы? Кунакка йөрешәсезме, Казаннан ярдәм киләме?

Без Казаннан ярдәм сорамыйбыз, ә кунакка киләбез. Казанда дуслар бар. Төркем белән җыелып, Казанга кунакка йөрибез. Монда яшьләргә Кирмәнне, музей, театрларны күрсәтәбез.

Минем максатым – татар клубы ясау. Шуның өчен татар телен укыйм, өйрәнәм. Былтыр декабрь аенда ике атнага Казанга килгән идем, монда татар телен өйрәндем. Рамазан ае беткәч, без, Алла боерса, атнага бер тапкыр җыелабыз да татарча гына сөйләшәчәкбез.

Сез уйлаган татар клубы ул аерым булачакмы?

“Бердәмлек”тә бер татар клубы булачак ул. Мәсәлән, кешеләр киләләр дә татарча гына төрле темаларга сөйләшәләр.

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәре
Димәк, бу “Бердәмлек”нең бер кечкенә генә өлеше булып торачак?


Юк, бер чара кебек кенә. Мәсәлән, Мәскәүдә шундый инглиз клублары бар: син анда барасың һәм инглизчә генә сөйләшәсең. Ул бик файдалы. Әгәр инглиз теле курсларына йөрсәң, инглиз телен кулланмасаң, ул бик файдалы түгел. Мәскәүдә дә шундый клублар бар, ә татарча сөйләшә торганнары, кызганыч, юк. Мәсәлән, мин татар телен үзем генә өйрәнәм, курсларга йөрим. Ә тәҗрибә бик әз. Шуңа күрә бик яхшы сөйләшмим.

Ә хәзер үзегез турында бераз сөйләп китегез әле, Артур әфәнде? Ничек Мәскәүгә килеп эләктегез?

Минем әти-әнием Башкортстаннан. Алар Мәскәүгә күчкәннәр һәм мин шунда туганмын. Аннары миңа 11 яшь булганда Башкортстанга күчтек. Анда рус мәктәбен тәмамладым. Аннары Уфада авиацион университетта белем алдым һәм ике ел армиядә хезмәт иттем. Бу вакытта әти-әнием Королев шәһәренә күчтеләр, армиядән мин шунда кайттым.

Татарстанда булмагансыз да, Башкортстан, Королев шәһәре... татар телен ничек өйрәндегез соң?

10-15 сүз белә идем. Һәм мин уйлый башладым: мин үзем татар, ә татар телен белмим, дим. Татар теле курсларын, татарларны эзли башладым. Щелково шәһәрендәге мәчеткә килдем һәм татарлар белән таныштым. Шунда “Бердәмлек” оешмабызны булдырдык.

Ә гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез һәм милли үзаңны сездә кем уятты?

Кызганыч, гаиләдә күбрәк русча сөйләшәбез. Мин татарча сөйләшергә тырышам һәм бу бик авыр. Әтием татар мәктәбен тәмамлаган, татарча бик яхшы сөйләшә һәм хәзер ул бик тырышмый. Мин – безнең гаиләбездә милли үзаңы уянган беренче кешедер, мөгаен. Чөнки, кызганыч, безнең гаиләдә, нәселдә татарча бик аз сөйләшәләр, булса да авылда гына. Менә авылга кайткач, мин рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Әби-бабай белән туган телдә аралашам. Ике туган энем һәм ике туган сеңлем белән дә татарча сөйләшәм.

Форум делегатлары Кол Шәриф мәчетендә
“Бердәмлек” оешмасының төп үзәге кайда, сезгә кушылырга теләгән кеше нишләргә, кайда килергә тиеш?


Безнең berdemlek.ru дигән сайтыбыз бар. Үзәгебез – Щелково шәһәрендәге мәчеттә. Ул Мәскәүдән егерме чакрым ераклыкта урнашкан.

Ә Мәскәүдәге татар оешмалары белән элемтәдә торасызмы?

Бу бик кызык, Мәскәүдә дә икенче “Бердәмлек” бар. Без алар белән бик яхшы аралашабыз. Һәм, әлбәттә, “Аргамак” клубы белән без бик яхшы дуслар.

Тагын бер сорау: сезне нәрсә борчый, нәрсәне үзгәртергә, хәл итәргә теләр идегез?


Минемчә, өлкән кешеләр белән татар телендә аралашу бик авыр. Әгәр алар белмәсәләр, тырышмасалар, бигрәк тә. Ә менә яшьләр белән бик җиңел, алар кайда барырга белмиләр. Бу вакытта аларга татарның, мөселманның кем булуын күрсәтергә, аңлатырга кирәк.

“Бердәмлек” оешмасына иганәчеләр, ярдәм итүеләр бармы?

Аллага шөкер, без барыбыз да эшлибез, бездә спонсорлар юк, үзебезнең акча белән чараларны уздырабыз.
XS
SM
MD
LG