Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

Казакъстан урманнарында янгында 5 кеше үлде


Казакъстанның төньягында Павлодар өлкәсендәге урман янгыннарында кимендә 5 кеше һәлак булды, 260лап кеше яшәгән урыннарыннан башка җирләргә күчерелде.

Янгын сүндерүгә 500ләп кеше җәлеп ителгән.

Янгын чиктәш Русиянең Алтай крае урманнарына да күчә бара. Алтайның 15 районында гадәттәнтыш хәл игълан ителгән.

Кичә Алтайның Михайловский районы Николаевка авылы янып меңнән артык кеше йортсыз калды.

Районга янгыннарга каршы көрәшкә хәрбиләр җибәрелгән.


XS
SM
MD
LG