Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр “кирәкмәгән” белгечлекләр сайлый


Соңгы елларда түрәләр ничек кенә эшче, техник белгечлекләренең абруен күтәрергә тырышмасын, яшьләр бу өндәүләргә колак салмый. 2010 елгы югары уку йортына кабул итү нәтиҗәләренә караганда да хәлләр үзгәрмәгән – абитуриентлар һаман да икътисадчы, хокукчы белгечлекләрен сайлый. Нәкъ менә шушы белгечләргә, бүген икътисад базарында сорау юк икән.

Башка еллардагыча, Татарстан югары уку йортлары арасында иң зур бәйге Казан федераль университетында булган. Монда барлыгы 20 мең гариза тапшырылган. Ә үткән елда бюджеттагы 1300 урынга гына да 16000 кеше дәгъва кылган булган.

Казан федераль университетының хокук, икътисад факультетына, узган еллардагы кебек үк, абитуриентлар арасында узыш бик кызу булган. Бер урынга 50 кеше гариза биргән. Шулай ук, журналистика факультетының һәр бюджет урынына 26 кеше көрәшкән. Бу университетта, элеккегечә, хокукчы һәм милләтара мөнәсәбәтләр факультеты “иң кыйммәтлеләрдән” булып кала. Анда бер елга укырга түләү бәясе 90 мең тирәсе.

Быелгы кабул итү нәтиҗәләре буенча, физика-математика юнәлешендәге факультетларга абитуриенлар теләп барганнар, ә узган елларда монда буш урыннар калган булган.
Иң “кыйммәтле” югары уку йортларыннан, Казанда быел да, медицина университеты кала. Теш табибына укырга керүчеләр, мәсәлән, бер елга 120 мең сум түлиячәк.

Быел Казан дәүләт аграр университеты да абитуриентлар арасында популяр булган, узган елга караганда, ике тапкыр күбрәк кеше керергә теләк белдергән, бер урынга 7 кеше көч сынашкан. Көндезге бүлеккә барысы 4500 мең гариза биргәннәр. Монда да иң популяр факультет булып икътисад факультеты тора икән. Монда укырга түләү бәясен арттырмаганнар, читтән торып укучылар өчен хәтта 30% киметкәннәр дә. Аграр институт, бүген Казанда дәүләт университетлары арасында иң арзан университет булып кала бирә. Монда көндезге бүлектә уку 29-40 мең сум тора.

Атка печән кем сала?

Мәктәп бусагасын атлап чыгучыларның күбесе абруйлы уку йортында, абруйлы факультетта белем алырга омтыла. Әмма, диплом алу белән, кичәге студентларның күбесе башка белгечлек буенча эшли яки үз һөнәре буенча эш таба алмыйча, еллар буе мәшгульлек үзәгендә чиратта тора. Бу һәрвакыт шулай булды. Әмма барыбер, утка очкан күбәләктәй, һәрберсе үз бәхетен табармын дип ышана.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәре (исемен әйтергә теләмәде) әйтүенчә, Татарстанда әле һаман да икътисад базарында кризиска каршы көрәш мохите саклана. Шунлыктан, аларга мөрәҗәгать итүчеләр үткән елдагы кебек үк, бик күп. Соңгы вакытларда, аеруча быелгы җәйдә, югары белемле яшьләр күп килгән, аларга эш табу кыен.

“Безгә еш кына Казан дәүләт технологих университетында инженер һөнәре алучылар, төрле университетлар бетергән икътисадчылар, юристлар күп мөрәҗәгать итә. Бөтен уку йортларында диярлек юрист һәм икътисадчы, менеджер белгечләренә укыталар. Нәкъ менә шушы яшьләр эш таба алмыйча интегә дә инде. Без аларны махсус курслар үтәргә мәҗбүр итәбез”, ди Казанның Мәшгульлек үзәге хезмәткәре.
Аның сүзләренә караганда, дәүләт югары уку йортларын тәмамлаучылар еш кына укып бетергәннән соң эш таба алмый. Алар, коммерцияле уку йортларын тәмамлаучыларга караганда, ешрак мөрәҗәгать итә.

Татар факультетларына укырга килмиләр

Ә менә татар теле һәм әдәбияты, татар журналистикасы факультетларына керергә теләүчеләр, быел да күп түгел. Бу турыда хәзер татар җәмәгатьчелеге арасында еш сөйлиләр.

КДУда хәзерге татар теле кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина укучылар татар теле факультетларына укырга керергә телиләр, әмма моның өчен аларга татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы язарга кирәк, ә анысын, мәктәпләрдә укытучылар бала үзе теләсә дә, язмаска киңәш итә, дип белдергән иде татар теленең киләчәге турында сөйләшкән түгәрәк өстәлдә.

“КДУга татар теле һәм әдәбияты факультетларына укырга керер өчен бердәм республика имтиханы кирәк. Укучының аны язарга теләге бар. Әмма укытучы язмаска куша, чөнки әгәр баллары түбән булса, укытучы өчен бу “минус” булачак”, ди Галиуллина.
Ничек кенә булмасын, соңгы елларда татар факультетларының барлык урыннары да тулып бетми.
XS
SM
MD
LG