Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбенең "атасы" – сатлык татар морзасы


Чиләбегә нигез салучы Котлы Мөхәммәт Мәмеш улы Тәфкилев (Алексей Иванович Тевкелев) (1674-1766)
Чиләбегә нигез салучы Котлы Мөхәммәт Мәмеш улы Тәфкилев (Алексей Иванович Тевкелев) (1674-1766)

Ел саен сентябрь аенда Чиләбе шәһәре туган көнен уздыра. Шулай да күпчелек чиләбеләр шәһәргә нигез салучының исемен белми. Аңа атап һәйкәл дә куелмаган, бер урам да шәһәр “атасы”ның исемен йөртми. Чыгышы белән татар нәселеннән булып та, бар гомерен урыс хакимиятенә хезмәт итүгә багышлаган Алексей Иванович Тевкелев шәхесе әле дә булса каршылыклы фикерләр тудыра.

Вакытында Петр I Европага “тәрәзә ачу” максаты белән Питербурга нигез салса, Азиягә “ишек ачу” өчен Оренбурдан килгән сәүдә юлының нәкъ уртасында Чиләбе ныгытмаларын төзергә кирәк була. Бу беренче чиратта Урта Азиядә рус хөкүмәтенең йогынтысын җәелдерү һәм ныгыту, анда яңа җирләр басып алу максатында эшләнә.

Галимнәр Чиләбе ныгытмасының төзелүен XVII гасырның соңы дип якынча гына билгелиләр иде. 1956 елда тарихчылар Мәскәү архивында Чиләбегә нигез салуның төгәл көнен билгеләүче документны ачыклыйлар.

Полковник Алексей Тевкелевның Урал тау заводлары җитәкчесе Василий Татищевка язган хаты табыла. Анда: “1736 елның 2 сентябрендә Миасс елгасы буенда, Миасс ныгытмаларыннан 30 чакрым ераклыктагы Чиләбе җирендә шәһәргә нигез салдым”, диелә.

XVIII гасырда, иске тәкъвимнең яңасыннан аермасы 11 көн булуын искә алып, тарихчылар Чиләбенең туган көне 13 сентябрьгә туры килә дип билгелиләр. Шул вакыттан соң Чиләбе шәһәр депутатлары Чиләбенең туган көне итеп 1736 елның 13 сентябрен рәсми рәвештә теркиләр.

Кем ул, Тәфкилев?


Чиләбенең төзелү тарихы турында язылган мәкаләләрдә, нинди генә китапны ачсак та, Алексей Тевкелевның шәһәргә нигез салуы турындагы хатыннан бер җөмлә генә китерелә. Тик Тевкелевның шәһәргә нигез салучы булуын раслаган архив кәгазьләре күптән табылса да, аның шәхесе турында мәгълүмат Чиләбе тарихына караган китапларда бөтенләй юк. Ул турыда соңгы елларда массакүләм мәгълүмат чараларында гына хәбәр ителә башлады.

Ирекле энциклопедия мәгълүматларында: “Рус хөкүмәте эшлеклесе Котлы Мөхәммәт Мәмеш улы Тәфкилев (1674-1766), Тәфкилевләр нәселеннән булган татар морзасы, Русия дипломаты, Чиләбегә нигез салучы, беренче мөселман генерал-майор (1755)”, диелгән.

Кайбер чыганаклар аны керәшен татары дип, чукындырылганнан соң Алексей Иванович исемен алган диләр. Әмма энциклопедиядә дә, башка чыганакларда да чукындыру турында анык мәгълүмат юк. Тәфкилев урыс исемен Русия хөкүмәтенә хезмәт итүе сәбәпле генә алган дигән фараз да бар. Ничек кенә булмасын, Тәфкилев урысларга бик озак һәм тугрылыклы хезмәт иткән. Аның шәүләсе әле дә татар-башкорт араларын агулап тора.

Тевкелев Чиләбедән тыш Русиянең көньяк чикләрендәге далалар буйлап 20-ләгән шәһәр ныгытмаларына нигез сала. Хәзерге Чиләбе өлкәсендәге Миасс, Чибәркүл, Кызыл-таш (хәзерге Кыштым шәһәре), Югары Уралски, Троицки, Еткүл, Степной, башка төбәкләрдәге Орски, Красноуфимски һәм башкалар.

Беренче мөселман генерал-майор

Төрки һәм Шәрекъ телләрен яхшы белүче Котлы Мөхәммәт Тәфкилев үзенең хезмәтен хөкүмәтнең серле кәгазьләрен тәрҗемә итүче буларак эшен әле Петр I вакытында ук башлаган. Ул аның яуларында тәрҗемәче буларак катнашкан. 1730 елдан соң Оренбур төбәгендәге урыс экспедициясе башлыгы И. К. Кирилловның ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Көнбатыш Казакъстанны (Кече Җүз) Русиягә кушуда да турыдан-туры катнашкан Тәфкилев.

Аның татар, башкорт, кыргыз-кайсак (казакъ) халыкларының телен, гореф-гадәтләрен яхшы белүе, тәүге чорда бу халыклар тарафыннан зур таяныч табуы аңа зур уңыш казанырга булышлык итә.

Ул патшабикә Екатерина II вакытына кадәр хезмәт итә. Әле 1734 елда ук аңа мөселман татарларга карата явызлыгы белән танылган Анна Иоанновна полковник дәрәҗәсен бирә. Нәкъ шул вакытта патша хөкүмәте татарларны чукындыруның яңа бер дулкынын башлап җибәрә. 1755 елда Алексей Тевкелевка Оренбур губернаторы Неплюевның тәкъдиме белән, генерал-майор исеме дә бирелә. Шулай итеп, ул Русиядә беренче мөселман генералы була. Әмма аңанчы инде Тәфкилевнең православ диненә күчкән булуы да ихтимал.

Татар һәм башкорт халыкларын эзәрлекләүче

Ләкин татар-башкорт милләте тарихына ул рус хөкүмәтенең тәҗрибәле сәяси эшлеклесе булып түгел, каты күңелле, рәхимсез, мәрхәмәтсез җитәкче буларак та кереп калган.

Тәфкилев 1735-1740 елларда булган башкорт халкының баш күтәрүләрен бастыруда катнашып, чиктән тыш мәрхәмәтсезлек күрсәткән. Шул еллардагы крестьян һөҗүмнәре вакытында Тевкелев Кириллов белән берлектә 50-ләгән башкорт һәм татар авылларын юк итүдә катнашкан, диелә тарихи чыганакларда.

Алексей Тевкелев җитәкчелегендә 1736 елның гыйнварында Балыкчы волостенең Сөянтөз авылы (хәзерге Башкортостанның Аскын районы) бар халкы белән бергә яндырылган дигән тарихи мәгълүмат та бар. Башкортстан тедевидениесендә 2009 елда бу вакыйгага багышлап Рияз Исхаков җитәкчелегендә “Сөянтөз” исемле фильм да төшерелә.


Рияз Исхаковның "Сөянтөз" дигән кыска фильмыннан өзек (Башкортстан телевидениесе)

Үткәннәрне онытмау киләчәк өчен кирәк

Чиләбедә Тевкелевка һәйкәл кую нияте дә бар, әмма бу татар-башкорт халкында кискен каршылык уята. “Татар һәм башкорт халыкларын эзәрлекләүче Тевкелевның тарихы патша хөкүмәтенең татар һәм башкорт халыклары арасына ясалма рәвештә дошманлык кертү сәясәтенең ачык мисалы”, дип яза “Яшьлек” газеты.

Урысларга хезмәт итүе һәм шул вакытта үзенең явызлыгы белән яманат алган Тевкелев татар-башкортларга "Тәфтиләү" җыры аша да таныш, анда:

“...Ташкайларга чокып каргыш яздым,
Оныкларым укыр бер чакта”, дип җырлана.

Алексей Тевкелев Пугачев һөҗүмнәре башланыр алдыннан 1766 елда үлә. Аның Оренбур янында Сакмар елгасы буенда урнашкан йорт биләмәләре Пугачевның гаскәре тарафыннан 1773 елда юк ителә. Аның улы секунд-майор Юсуп Котлы-Маметов та (Осип Алексеевич) шул ук елны баш күтәрүчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә.
XS
SM
MD
LG