Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Халык исәбен алу вакыты якынайган саен бу җаваплы эшкә мөнәсәбәт ешрак белдерелә. Уфада танылган татар галиме Касыйм Йосыпов та бу чарага үз карашы белән уртаклашты.

Бер караганда, Касыйм Назиф улы Йосыповның төп белгечлеге этнология һәм этнография фәннәреннән шактый ерак. Башкортстан дәүләт университетының милли икътисад кафедрасына җитәкчелек итә ул. Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе ул. Икътисад белгече булса да, үз халкының тугры улы буларак, ул татарның чыгышы, аның Башкортстандагы хәле турында күп тикшеренүләр алып барган һәм берничә саллы гына китап та бастырып чыгарган. Быел узачак җанисәпкә карата да аның үз фикере бар:

Быелгы җанисәп, хакимият басымыннан азат булып, дөрес оештырылса, Башкортстан татарлары сан нисбәтеннән кире икенче урынга менәчәк, ә башкортлар өченче урынга төшәчәк. Бу эш саф техник чара булырга тиеш, аңа сәясәт һәм милләтчелек кысылмасын иде.

Кешелек дөньясында шундый гадәт урнашкан: һәр җан исәбен алу бәйрәм рәвешендә кабул ителә. Һәр халык, һәр милләт үзен-үзе барлый. Ул җан исәбен алуны киләчәккә үзенең үсеш перспективлары белән бәйли. Образлы итеп әйтсәк, җан исәбен алганда, милләтнең портреты ясала. Шул “портретның” зурлыгына, сыйфатына карап, дәүләттән социаль-икътисади чыгымнар да карала, аларны таләп итеп була.

Ләкин Русиядә дә, Башкортстанда да бу мөһим чара бәйрәм булып бетә алмый шул. Аеруча аның нәтиҗәләре...

Әйе, шушындый бәйрәм буласы әйбер татар өчен һәрчак зур сынауга әйләнә. Чөнки җанисәптән җанисәпкә татарны күбрәк вакларга тырышу бара. Быел октябрь аенда буласы җанисәптә, ялгышмасам, газиз татарыбыз 140 төркемгә бүленгән. Фән нигезендә дип әйтмим. Чөнки андый фән була алмый. Бу очракта фән тулысы белән сәясәткә буйсынган булып чыга.

Сүзләремне дәлилләр өчен бер генә мисал китерәм. Татар милләтенең аерылмас өлеше булган болгарлар түбәндәге төркемнәргә бүленгән: “болгары с языком татарским”, “болгары волго-камские”, “болгары волжеские”, “болгары волжские” (бер хәрефен алганнар), “болгары камские”, “болгары самарские”, “болгары семберские”, “булгаро-аланы”, “булгаро-татары”, “булгаро-тюрки”, “булгары”, “булгары волго-камские” һәм башкалар. Бу – гыйбрәт. Тик үрнәк алу гыйбрәте түгел. Алла кушкан булса, татарлар бу мәгънәсез бүлгәләү омтылышына берләшеп җавап бирерләр.

Башкортстан татар галимнәре һәм милли оешмалар 2002 елгы җанисәптә 300 меңләп милләттәшне “башкорт” дип яздырту аркасында югалттык, дип әйтә килә.

Әйе, 2002 елдагы җанисәп алу барышында ук, Башкортстанда федераль үзәкнең татарларны бүлгәләү омтылышын кушкуллап каршы алдылар. Чөнки “титул” милләтнең санын үстерүнең төп мөмкинчелеге татарларны башкорт итеп язу белән бәйле булды. Аппетит ашаганда кузгала, ди.

2010 елдагы җанисәптә аппетитлары тагын да кызып китте. Әгәр 2002 елдагы кадәр татарларны тагын башкорт итеп яза алсак, бәлки, урысларны да узып китәрбез, дип уйладылар. Бу эштә административ ресурсның зур ролен инкарь итсәләр дә, аның башкортны арттыруда төп фактор булуы беркемгә дә сер түгел.

Сез үзегезнең туган Чакмагыш районы, туган авылыгыз – татар авылы Сыерышбаш хакында берничә китап чыгарган кеше. Сыерышбашны һәм Чакмагыштагы башка авылларны башкорт галимнәре, телевидение һәм матбугат башкорт авыллары дип раслый.

Беләм мин аны. Андый пропаганда бара күптән. Ләкин мин дә саннарны һәм фактларны һавадан алмадым. Сыерышбашның 300 еллык тарихы бар. Мин аны төрле архивларда еллар буе утырып өйрәндем, мәгълүмат тупладым. Казан якларыннан килгән саф татарлар без. “Бабайлар дәфтәре” дигән язмаларда да без гел татарлар дип күрсәтелгән. Безнең авыл халкы үзенең татарлыгын һич кенә дә шик астына куймый.

Татар белән башкорт галимнәре арасында бәхәсләр озак барырмы?

Анысын әйтүе кыен. Менә тагын бер мисал китерәм. 1989 елда Башкортстанда татарлар саны 1 млн 120 мең кеше тәшкил итте. Мин 1990-2003 еллар арасында Башкортстанда миграция процессларын тикшердем – башкортлар, урыслар, татарлар киселешендә. Тикшергән арада Башкортстанга кайту-китүнең иң зур уңай сальдосын тәшкил иткән халык татарлар булды. Мәсәлән, 1990-2003 еллар арасында кайту-китүнең уңай сальдосын 74593 татар (37,8%), 49893 башкорт (25,3%), 42207 урыс (21,4%) барлыкка китергән. Ягъни татарларның саны башкорттан 25 меңгә артыграк килеп чыга.

Шулай икән, ни өчен 2002 елгы җанисәптә татарларның саны 130 меңгә кимегән? Ә бит кайту-китү сальдосыннан башка табигый үсеш күрсәткече дә бар. Шушы 130 меңне хәзер авыл белән шәһәргә таркатып карыйк: ике җанисәп арасында шәһәр татарлары 16,2 меңгә арткан, ә авылда 146,2 меңгә кимегән. Шул арада авылдагы башкортлар саны 205,3 меңгә арткан, шәһәрдәгеләре 152,2 меңгә арткан. Бу саннарга административ ресурсны истә тотмыйча комментар бирү мөмкин түгел.

Болардан нәтиҗә чыгарсак, быелгы халык исәбенә карата нинди киңәшләр биреп була?

Сөйләгәннәрдән шундый сөземтә чыгарырга кирәк: без, татарлар, 2010 елның октябрендә узасы җанисәп вакытында Русия конституциясенә таянырга тиешбез. Аның 26нчы маддәсендә һәр кеше үз милләтен үзе билгеләргә хокуклы диелгән. Беркем дә кешегә үз милләтен икенче итеп язарга мәҗбүр итә алмый. Шул ук маддәнең икенче пунктында һәркем үзенең туган телен кулланырга хокуклы, туган телен ирекле сайларга, тәрбиядә, укуда, иҗатта туган тел хокукы турында әйтелә.

Шуның өчен җанисәп кәгазьләренең 7нче пунктына үз кулыбыз белән “татар” дип язарга хаклыбыз. Һәм тиешбез дә. Бу бигрәк тә авыл татарларына кагыла. Безгә сарык булудан арынырга вакыт. Элеккечә,“партком кемне куша, шуны сайлыйбыз инде”, дип хәзер “хакимият ничек куша, шулай язылабыз инде”, дияргә ярамый. Милләтебезне таркатырга, аны юк итүгә бер аңлы татар да юл куярга тиеш түгел. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Күренекле галим Касыйм Йосыпов Башкортстан татарларының быелгы җанисәп чорында дөрес саналуына өметләнүен әйтә. “Республиканың яңа хакимияте элекке җитәкчелек юлына басмас, һәр милләт үзе булып язылыр – башкорт башкорт булып, ә татар татар булып”, ди галим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG