Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косово белән сөйләшүләрне башларга ризалашты


Европа Берлеге Сербиянең 1999 елда булган каршылыклардан соң хакимиятен югалткан Косово белән сөйләшүләр башлау адымын яклый.

Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич: "Европа Берлегенең төбәк мәнфәгатен саклау, стратегик адымнарны ныгыту һәм төбәк халкының тормыш шартларын көчләндерү өчен Сербия ягының Косово белән диалог процессына әзерләнүен", белдерде.

Шулай да Еремич: "Диалог сөйләшүләрен башлау, берничек тә Косовоның бәйсезлеген тануны аңлатмый", дип тә өстәде.

Халыкара юстиция мәхкәмәсе 22 июльдә “Косово бәйсезлеге халыкара кануннарга каршы килми” дигән карар чыгарган иде. Бу карардан соң Сербия БМО шурасына "бер яклы кабул ителгән бәйсезлекне" танымаячагы турында хисап тапшырган иде.

Европа Берлегенең бу хисапка каршы кискен реакция күрсәтүеннән соң Сербия рәсмиләре хисапка үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булды.

Сербиядән бер яклы буларак бәйсезлеген игълан иткән Косовоны хәзергәчә якынча 70 ил таный.
XS
SM
MD
LG